Барлык яңалыклар
Спорт
16 апрель 2018, 12:00

Кыска, ләкин эчтәлекле сезон

Чаңгы сезоны быел башка елдагыга караганда күпкә кыскарак булды. Чаңгычылар үзләренең спорт кирәк-яракларын гыйнвар аенда гына куллана алды. Шуңа карамастан, бу чор бик бай эчтәлекле булды. Республика һәм зональ ярышларда призлы урыннар күп яуланды. Район турнирлары да күп кеше катнашлыгында үтте. Һәм менә, 5 апрельдә, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы секциясе тренерлары Т.Петрова, Г.Мәҗитов, аларның тәрбияләнүчеләре ата-аналар белән бергә кышкы сезонны ябу бәйрәмен оештырды.

- Анда Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре исәбеннән биш яшь төркеменнән торган 40 тан артык бала катнашты. Шулай ук аларның әти-әниләре һәркайсы күчтәнәч белән килгән иде. Диларә һәм Филүс Кинҗәбүзовлар бәйрәм өстәле әзерләде, башка ата-аналар аларга ярдәм итте, - дип сөйли Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-преподавателе Тамара Петрова.

Зур һәм бердәм компания алдында сәламләү сүзе белән чаңгы базасы директоры Р.Л.Мурзин, ата-аналар, тренерлар һәм кунаклар чыгыш ясады.

Яшь чаңгычы Данил Афанасьевка эшкуар, СССРның спорт мастеры Ринат Фархшатов чын-чынлап сюрприз ясады - Дөнья кубогы үткән Төмән шәһәреннән бертуган Норвегия биатлончылары Тарьей һәм Йоханес Бе автографлары белән календарь бүләк итте (рәсемдә).

- Бездә чаңгы спортын хуплаучылар күп. Беренче чиратта, бу балаларын тренировкаларга, ярышларга, еш кына үз исәпләренә йөрткән ата-аналар, - дип дәвам итте Тамара Евгеньевна. - Афанасьевлар, Мөрәсовлар, Кадыйровлар, Фәйзуллиннар, Корбановлар гаиләләренә, Альбина Ярославовага, картәти-картәниләренә һәм башка бик күпләргә рәхмәт белдерәсем килә. Сезон дәвамында чаңгы трассасы территориясен Амур Сәлимов яхшы торышта тотты.

Шулай ук спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләрен класс җитәкчеләре Ирина Петрова, Айгөл Ярмиева, Флүрә Әхмәтвәлиева хуплый, аларның класслары чаңгы секциясенә аеруча актив йөри, тренировкаларны калдырмаска тырыша.

- Кызганычка каршы, кызлар чаңгы спорты белән бик актив шөгыльләнми. Мондый тенденция бездә генә түгел, бөтен республика буенча күзәтелә. Кайвакыт ярышларда катнашу өчен хәтта команда җыеп булмый. Ә бит бездә менә дигән чыгыш ясардай кызлар бар, - диләр тренерлар. - Спорт белән дуслашыгыз - бу сәламәтлек тә, характер тәрбияләү, күтәренке кәеф тә.

Чаңгы сезонын ябу көнендә төп геройлар, әлбәттә инде, иң кечкенә төркем вәкилләре булды. Беренчеләрдән булып дистанцияне Арсен Кинҗәбүзов үтте. Динияр Мөрәсов икенче, Данияр Фәйзуллин өченче урынга чыкты. Кызлар арасында бу төркемдә Алина Зәйнетдинова җиңде. Тагын 22 катнашучы үз төркемнәрендә призерлар булды. Әлеге спорт чарасы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре арасында кышкы сезонны тәмамлауда чагу бәйрәм булды.

... Икенче көнне язгы яңгыр явып китте. Кар күзгә күренеп эреде. Яз үз хокукларына ныклы һәм тантаналы рәвештә керде.

Фаягөл ЙОСЫПОВА.

Фото М.Афанасьева тарафыннан бирелде.

Читайте нас: