Барлык яңалыклар
Спорт
13 апрель 2018, 14:21

Матур традиция дәвам итә

2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбендә традицион, исәбе буенча тугызынчы, Җиңү көненә һәм якташыбыз, Бөек Ватан сугышында һәм 1945 елгы Җиңү парадында катнашкан Җәүдәт Галиев истәлегенә спорт бәйрәме үтте.

Спорт чарасы тантаналы тезелүдән башланды. Анда укучылар алдында мәктәп директоры Р.В.Мирхәйдәров, Җәүдәт Батыргәрәй улының улы К.Җ.Галиев, Стәрлебаш район ветераннар Советы рәисе К.Х.Шәрәфетдинов, Бөек Ватан сугышында катнашкан А.М.Абдрахманов, педагогик хезмәт ветераны В.Л.Галиев, район спорт комитеты рәисе Р.Л.Яруллин һәм башкалар чыгыш ясады. Алар яшьләрне Ватанны саклаучылар турындагы хатирәләрне хөрмәт итәргә, солдатларның батырлыгы, яу кырларындагы каһарманнарча алышлар, картәтиләренә, картәниләренә кичерергә туры килгән сынаулар турында онытмаска, өлкән буынны ихтирам итәргә, Туган илне яратырга һәм сакларга чакырды. Шунда ук Абдрахман Мөхәммәтгали улына Кызыл Армиянең 100 еллыгына карата истәлек медале тапшырылды (өстәге рәсемдә).

Русия гимны яңгыраганнан соң, спорт ярышларының баш судьясы, физкультура укытучысы Марс Әсәдуллин катнашучыларны ярышларның программасы белән таныштырды. Ул үз эченә яхшы таныш күнегүләрне: кулда этеп күтәрелү, ераклыкка сикерү, аркылы борыста күтәрелү, аркага ятып гәүдәне күтәрүне (пресс) алды.

Чара елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итә. Мәктәп укучыларыннан тыш, аларның әти-әниләре, укытучылары да үз осталыкларын күрсәтте. Барысы да лаеклы чыгыш ясады. Кемдер бертөрле күнегүләрдә, икенчеләр башкасында яхшырак нәтиҗәләр күрсәтте. Әлеге мөһим чарага Уфадан килгән Җәүдәт Батыргәрәй улының оныкчыклары Артем һәм Александр Наумовлар да читтә калмады, ярышларда актив катнашып призлы урыннар алды. Әйткәндәй, бу көнне һәр икенче катнашучы медальләр, грамоталар һәм призлар алды. Кайберәүләр хәтта икешәр бүләккә лаек булды. Башлангыч класслар арасында бүләкләү тантанасы аеруча дулкынландыргыч булды. Яшь спортчылар медальләрне зур горурлык белән алды һәм кызыксынып карады (астагы рәсемдә)! Күпләр өчен бу беренче медаль иде.

Ярыш йомгаклары буенча 5-6 класслар арасында 6а классы, 7-8 класслар арасында 8б классы җиңде, 10 класс өлкән класслар арасында иң яхшысы булды. Шулай ук абсолют җиңүчеләр билгеләнде: Рәнис Мусин, Дарина Ибәтуллина, Игнатий Афанасьев, Жанна Макарова, Арсен Ярмиев, Алия Шәрипова.

Бу көнне 2 санлы урта мәктәп чираттагы тапкыр спорт-ватанчылык проектын тормышка ашыру мәйданы булды. Мондый чаралар, бер яктан, үсеп килүче буында ватанчылык хисе тәрбияли, икенче яктан спортчыларны яңа максатларга рухландыра, аларның осталыгын арттыра. Оештыручыларга һәм спонсорларга - Җ.Галиевның балаларына әлеге чараларны традиционга әверелдергән өчен рәхмәт.

Фаягөл ЙОСЫПОВА.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.


Читайте нас: