Барлык яңалыклар
Спорт
6 апрель 2018, 12:14

Герой истәлегенә кызу ярышлар

Елембәт авылында якташыбыз – Советлар Союзы Герое Сафа Хәсәнов истәлегенә көрәш буенча район ярышлары үтте. Аның сугыш яланнарында күрсәткән каһарманлыгы һәм батырлыгы – үсеп килүче буынга лаеклы үрнәк. Геройларны белергә, хәтердә тотарга һәм алар белән горурланырга кирәк!

Бу турыда үзләренең сәламләү сүзендә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Ә.Суфьянова, Сафа Хуҗам улының улы Айрат Хәсәнов та әйтте. Шулай ук ярышларны тантаналы ачу барышында Альбина Әбүзәр кызы район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров исеменнән ярышларның төп спонсоры, “Күндерәк” хуҗалыгының урындагы хуҗалык инвесторы Дато Кардавага Рәхмәт хаты тапшырды.

Ярыш келәмендә дүрт авыл биләмәсеннән 90га якын катнашучы очрашты. Егетләр 12, ир-егетләр 3 авырлык категориясендә көч сынашты. Булат Рафиков, Фидан Күсәпкулов, Айдар Аккүбәков, Фәнүр Ягъфәров, Дим Ишембитов, Аслиддин Отабоев, Газинур Батталов, Илнур Карабаев, Айнур Собхангулов, Алмаз Аканаев, Илһам Кулсарин, Айнур Кинҗәбаев почет пьедесталының югары баскычына күтәрелделәр. Динислам Нәбиуллин, Илмир Аккүбәков, Мөнир Хәйбуллин, Илнар Фәйзуллин, Илдар Шаматов, Динар Шәймәрданов, Артур Даутов, Павел Жоров, Азат Фатхлисламов, Айнур Мөхәммәтшин, Руслан Буранбаевлар көмеш наградага ия булды. Бронзаны Ислам Исламоратов, Илназ Табабилов, Нурсолтан Моратов, Виктор Красножонов, Данил Йомадилов, Илнар Кинҗәбулатов, Алмаз Сөярембәтов, Евгений Журенков, Данил Галиев, Альмир Усманов, Максим Евсеев, Денис Гыйззетдинов, Марсель Вәлиев, Хәлил Исәнгужин алды. Билгеләргә кирәк, Рөстәм Мөхәммәтшин, Ринат Ильясов, Фидан Мостафин, Айнур Хужин егетләр арасында үз авырлык категориясендә призерлар булып кына калмады, шулай ук ир-егетләр арасында авырлык категорияләре ярышларында көрәште һәм анда да призлы урыннар яулады.

“Бәхетле билет” тартып чыгару ысулы белән 11 җиңүче арасында төп приз - Айрат Хәсәновтан сарык тәкәсе уйнатылды. Ул Стәрлетамак тармакара колледжының Стәрлебаш филиалыннан Ринат Ильясовка (рәсемдә) чыкты.

Спорт чарасын оештыручылар Кабакуш көрәшчесе Айнур Собхангуловны туган көне белән котлады. Сарайса авыл советына ярышларны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

***

Чаңгычыларның җиңүле чыгышлары

Безнең район спортчылары ярышларда уңышлы чыгыш ясауларын дәвам итә. СССРның спорт мастеры Х.Х.Галишин призына Миякә районының Җилдәр авылында үткән традицион чаңгы ярышларында Амаль Латыйпов һәм Ләйсән Хөснетдинова “алтын”га лаек булган, Игнат Афанасьев икенче призлы урынны яулаган. Илназ Хәбибуллин һәм Милена Мәүлетова бронза наградаларга ия булган. Стәрлебаш авылының егет һәм кызлары Олимпия уеннары призеры, биатлон буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Максим Чудов призына Стәрлетамак шәһәрендә үткән “Дуслар кубогы” ярышында әйбәт чыгыш ясаган һәм призерлар булган. Шулай ук укытучы, спортчы, тренер А.Т.Сафронов истәлегенә багышланган Стәрлетамакта үткән ярышларда безнең районның алты спортчысы призерлар исәбенә кергән.

Чаңгы ярышлары буенча республика Мәгариф министрлыгы беренчелегендә 7 район арасында безнең команда дүртенче урынны яулады. Шәхси зачетта классик алым белән шуып, беренче урынны алган һәм ирекле алым белән шууда икенче урынны алган Амаль Латыйпов аерылып торды. Ярышлар Күмертау шәһәрендә үтте.

***

Иң яхшы өчәү арасына керделәр

Куергазы районының Ермолаево авылында мини-футбол буенча XXVI авыл спорт уеннары зачетына зональ республика ярышлары үтте, анда республиканың 6 районыннан 6 команда катнашты. Безнең район спортчылары командасы яхшы уен күрсәтте һәм өченче урынны алды.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Фото Р. Яруллин тарафыннан бирелде.





Читайте нас: