Барлык яңалыклар
Спорт
2 апрель 2018, 12:26

Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе

Безнең Иске Калкаш авылы мәктәбендә гаилә белән эшләү иң мөһим тәрбия эше юнәлеше булып тора. Укытучыларның да, ата-аналарның да максаты бер – сәламәт, төрле яклап үсешкән яшьләрне тәрбияләү. Нәкъ гаилә һәм мәктәп рухи юнәлеш чыганагы булып хезмәт итәргә тиеш, алар заманча җәмгыятьтә лаеклы урын табарга ярдәм итә. Мәктәптә балалар гына түгел, ата-аналар да катнашкан бәйрәмнәр бик кызыклы һәм күңелле үтә.

Күптән түгел бездә 7 класс укучылары арасында “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” бәйрәме үтте. Иң спортчан гаилә исеме өчен өч кешедән торган теләсә кайсы гаилә командасы катнаша алды. Дүрт укучының гаиләсе конкурста катнашырга теләк белдерде. Команданың девизы һәм визит карточкасын тәкъдим итү катнашу шартларының берсе булып торды. Баштан алып ахыргача ярыш бәйрәм мохитендә күтәренке кәеф белән барды. Катнашучылар ярышты, тарафдарлар аларны хуплады. Ә жюри һәр конкурсны бәяләде. Аларның нәтиҗәсе буенча өченче урынны Галимовлар һәм Хәйбуллиннар гаиләсе алды, Юламановлар гаиләсе икенче, Алиевлар гаиләсе җиңүче булды. “Иң спортчан гаилә” номинациясендә Галимовлар җиңде. Иң бердәм һәм актив гаилә итеп Хәйбуллиннар һәм Алиевлар гаиләләре танылды. “Иң спортчан әни” медален Лилия Алиева алды. “Иң спортчан әти” Райман Хәйбуллин булды. Барлык бәйрәмдә катнашучыларга мәктәп директоры З.Котлушина дипломнар тапшырды, ә класс җитәкчесе һәм шушы юллар авторы истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр бирде.

Чара спортчан, сәламәт һәм актив булуның һәрвакыт модада булуын раслады, ә сәламәт гаилә – иң зур бәхет!

Ильза КИНҖӘБУЛАТОВА, класс җитәкчесе.


Читайте нас: