Барлык яңалыклар
Спорт
2 апрель 2018, 11:00

Чаңгы юлында – көрәш рухы

23 мартта Стәрлебаш чаңгы базасы янә чаңгычыларны каршы алды. Бу көнне район хакимияте башлыгы призларына күптәннән чын спорт бәйрәменә әверелгән чаңгы ярышы үтте.

Анда катнашучыларны сәламләргә һәм хупларга район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров килде. Ул үзе генә түгел, оныгы Искәндәр белән килгән иде. Бу көнне Искәндәр дә чаңгыда йөрде, ләкин ярышта катнашмады.

- Ул чаңгыга караганда, йөзәргә ныграк ярата, - дип билгеләде Фәнүр Зөфәр улы.

Малай кеше нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, иң мөһиме кечкенәдән аны спортка җәлеп итәргә кирәк. Актив һәм спортчан булу – сәламәт булу дигән сүз, моннан да мөһимрәк тагын нәрсә бар.

Бу көнне районның 130дан артык спортчысы стартка чыкты. Алар арасында күп еллар әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр дә, тәү тапкыр чаңгыга баскан кешеләр дә бар. Соңгылары арасында 7 яшьлек Данияр, ул ярышта катнашасы килүен белдереп, әти-әнисеннән үтенгән. Аны 9-10 яшьлек балалар белән ярышырга тиешлеге дә куркытмый, чөнки программага ярашлы, спортчыларның иң яшь төркеменә башлангыч мәктәпнең 2008-2009 елгы укучылары керде. Шуңа карамастан, Данияр дистанцияне лаеклы үтте.

- Ул призерлар исәбенә кермәсә дә, соңгысы булып та килмәде. Безнең өчен һәм аның өчен дә иң мөһиме – ярышта катнашу, - ди яшь чаңгычының әти-әнисе Гүзәл һәм Ирек Фәйзуллиннар.

Әйтергә кирәк, ярышта тарафдарлар бик күп иде. Чаңгы спортының кечкенә йолдызчыгы Арина Галиева өчен әти-әнисе генә түгел, шулай ук картәтисе Мидхәт Садриев та дулкынланды. Кыз үз төркемендә янә беренче булды. Аның артыннан Сафия Мусина һәм Эльвина Мөрәсева финишка килде. Әйткәндәй, Мидхәт Һидият улы үзе дә оныгыннан калышмады – ветераннар арасында беренче урынны алды. Ярышларда тулаем гаиләләр катнашуы шатландыра. Мәсәлән, Афанасьевлар: әтиләре Алексей, уллары Данил һәм Игнат алтын медальләр алды.

Җепшек кар һәм җил спортчылар өчен авырлыклар тудырды. Соңгы төркемнәрдә старт алучыларга бозылган трассадан йөрергә туры килде. Бу бик авыр булды. Егылуларсыз да булмады, шулай да бер катнашучы да дистанциядән чыкмады. Афәрин!

Аннары һәркем тәмле ботка, салат, кайнар чәй һәм тәмлекәчләр белән сыйланды, аны “Амазонка” кафесы пешекчеләре әзерләгән иде (Мөхәммәтьярова хосусый предприятиесе). Билгеләргә кирәк, катнашучыларны ашату, призлар, шул исәптән акчалата призлар район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровның шәхси средстволарыннан бүленде.

Шулай итеп, югарыда атап үтелгәннәрдән тыш, Кирил Павлов, Динар Хакетдинов, Рәнис Корбанов, Милена Ефремова, Юля Ибраһимова, Азалия Карамышева, Камил Хәсәнов, Эрнест Кадыйров, Светлана Денисова, Арина Ефремова, Изольда Павлова, Илназ Хәбибуллин, Рәнис Мусин, Ләйсән Хөснетдинова, Милена Мәүлетова, Жанна Макарова, Амаль Латыйпов, Тимур Фәхриев, Камил Галимов ярышта җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Шулай ук оешмалар, авыл биләмәләре һәм ветераннар арасында шәхси һәм команда зачетларында да җиңүчеләр билгеләнде.

- Бу чын бәйрәм булды, өлкәннәргә һәм балаларга үзләренең спорт осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге биргән өчен Сезгә зур рәхмәт. Балалар бигрәк тә шушы ярышларны түземсезлек белән көтә, аларга әзерләнә, рәхәтләнеп анда катнаша, - дип район хакимияте башлыгына уңышлы чаңгычы Амаль Латыйповның әнисе Альбина Альберт кызы рәхмәт сүзләре җиткерде.

Үз чиратында Фәнүр Зөфәр улы әлеге чараны оештыруда катнашканнарга, ә спортчыларга активлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Җиңүчеләргә ул Грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр, командаларга кубоклар тапшырды (рәсемдә).

***

Бер көн алдан безнең район спортчылары спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре арасында чаңгы буенча Башкортстан Республикасы беренчелегендә катнашты. Үз яшь төркемнәрендә Амаль Латыйпов икенче урынны, Игнат Афанасьев өченче урынны алды. Камил Галимов иң яхшы җидәү арасына керде. Ә шимбә, 24 мартта Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Ишембай шәһәрендә XXIII чаңгы марафонында чыгыш ясады. Тимур Фәхриев өченче урынны алды, Ләйсән Хөснетдинова икенче булды, Амаль Латыйпов 46 спортчы арасында беренче урынны алды. Шулай ук үз төркемендә Илназ Хәбибуллин җиңүче булды.

***

Ә хәзер берникадәр көч сынашу спорты турында. 23-25 мартта Октябрьский шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика беренчелеге булды. Монда янә Рафикъ Шароян аерылып торды, ул үз авырлык категориясендә җиңүче булды һәм республика җыелма командасына керде. Беренчелектә өченче урынны алган Камилә Рафикованың да җыелма команда составына керү һәм Бөтенрусия ярышларында Башкортстан данын яклау мөмкинлеге бар. Өч призер арасында шулай ук Айнур Собхангулов һәм Райман Муратов.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.

Рәсемдә: Бу балалар әлегә кубокларга карап соклана.


Читайте нас: