Барлык яңалыклар
Спорт
5 март 2018, 13:19

Турнирга тәҗрибә тупларга бардылар

Күптән түгел Стәрлебаш авылының хоккей командасы Бишбүләк районында Илдар Гыймаев истәлегенә багышланган ел саен үткәрелүче VI хоккей турнирында катнашты.

Әлеге районның Ает авылыннан чыккан И.Гыймаев хокук белгече, икътисадчы, юридик фәннәр докторы, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Сухореченский” совхозы директоры, БР Президент Хакимиятенең территорияләр һәм кадрлар белән эшләү буенча Баш идарәсе начальнигы, БР башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе һәм Башкорт дәүләт аграр университеты ректоры постларында бик күп эш башкарган.

Бишбүләк авылының төп хоккей мәйданында Кубок яулау хокукы өчен җиде район командасы көрәште. Уен кызу һәм чәмле барды. Нәтиҗәдә балтачлылар җиңү яулады, бишбүләклеләр икенче урында, әлшәйлеләр – өченче урынга чыкты. Стәрлебашлылар финалга эләгә алмаган, ләкин, егетләр әйтүенчә, монда җиңү генә мөһим түгел. Алар башка районнарның хоккейчылары уенын күргән, алардан тәҗрибә алган, аралашкан.

Иң мөһиме, үз казаныңда гына кайнамый, мондый турнирларга барырга, өйрәнергә, осталыгыңны арттырырга кирәк, - диләр алар.

Аларга уен гына түгел, бишбүләклеләрнең киңкүңеллелеге һәм кунакчыллыгы, шулай ук ярышлардан соң егетләр катнаша алган “Масленица” бәйрәме бик ошаган.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Читайте нас: