Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль 2018, 13:20

Чаңгы ярышлары оешкан төстә узды

Шимбә көнне Стәрлебаш авылының чаңгы базасында янә чаңгычылар очрашты, бу юлы безнең районнан гына түгел, барлык Көньяк-Көнбатыш зонадан килгәннәр иде. Бу көнне республика мәктәп укучыларының XX Спартакиада зачетына чаңгы ярышлары буенча команда беренчелегенә ярышлар үтте.

Спорт чарасын ачып, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Альбина Суфьянова катнашучыларны сәламләде һәм аларга ярышларда уңышлар теләде.

Артабан чын көрәш башланды. Һәркем җиңү өчен бар көченә көрәшеп иң яхшы вакытны күрсәтергә тырышты. Ярышларда катнашу өчен биш районнан биш команда килгән. Һәр командада унар кеше. Җиңүче команданы билгеләгәндә һәр спортчының күрсәткече исәпкә алынды. Җыелган очколар суммасы буенча 2004-2005 елгы чаңгычылар арасында Куергазы районы командасы III урынны алды, безнең чаңгычылар “көмеш” яулады, әлеге яшь төркемендә Миякә районы спортчылары җиңүче булды. Миякәлеләр бу көнне югары күрсәткечләргә иреште: кече төркем (11-12 яшь) спортчылары арасында барлык почет пьедесталын әлеге команда вәкилләре алды, шулай итеп, Миякә районының яшь спортчылары беренче урынны яулады. Куергазы районы командасы пьедесталның икенче баскычына күтәрелде, безнең спортчылар өченче булды. Шәхси зачетта Игнат Афанасьев (I урын), Илназ Хәбибуллин (II урын), Милена Ефремова (II урын), Галина Григорьева (III урын), Жанна Макарова (III урын) призлы урыннарны алдылар.

Ярышта катнашучылар өчен район үзәгенең 2 санлы урта мәктәбе ашханәсендә тәмле төшке аш оештырылды, ә чара барышында сәүдә барды – “Амазонка” кафесы пешекчеләре камыр ашлары һәм чәй тәкъдим итте. Шулай ук монда ашыгыч ярдәм бригадасы дежурда торды. Хокук саклау органнары вәкилләре тәртип саклады. Бәхеткә, аларның ярдәме кирәк булмады – ярышлар имгәнүләрсез һәм башка көтелмәгән күңелсез вакыйгаларсыз үтте.

Ярышлар кунаклары чаңгы трассасының әйбәт әзерләнүен һәм базада тудырылган шартларның яхшы булуын билгеләде.

***

Гыйнварда безнекеләр Ишембай шәһәрендә чаңгы ярышларында чыгыш ясады. 1 км. дистанциядә башлангыч мәктәп укучысы Арина Галиева II урынны алды, Ләйсән Хөснетдинова (3 км.) өченче нәтиҗәне күрсәтте. Бу көнне почет пьедесталына Амаль Латыйпов та күтәрелде. Афәрин!

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

***

4 февральдә Күмертау шәһәрендә ачык чаңгы марафоны үтте. Стәрлебаш чаңгычыларына барлык тирә-яктагы тәҗрибәле һәм иң көчле спортчылар белән ярышырга туры килде. Бу ярышларга безнең республикадан гына түгел, күрше Оренбург өлкәсеннән, Магнитогорскидан чаңгычылар килде. Марафон шәһәр стадионында үтте. Катнашучылар 5 километрдан алып 50 километрга кадәр араны үтте. Безнең балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте! Амаль Латыйпов 20 километр дистанциядә җиңү яулады, ә аның команда буенча иптәше Камил Галимов икенче призер булды (рәсемдә). 10 км. үткән Игнат Афанасьев та финишка икенче булып килде. Ләйсән Хөснетдинова, Милена Мәүлетова, Илназ Хәбибуллин, Тимур Фәхриев бу көнне призерлар арасына эләгә алмасалар да, үз дистанцияләрен лаеклы үттеләр. Алар катнашкан өчен истәлекле сертификатлар алды. Җиңүчеләр һәм призерлар Дипломнар, медальләр һәм призлар белән бүләкләнде.

Гамил МӘҖИТОВ, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-преподавателе, спорт ветераны.

Фото автор тарафыннан бирелде.
Читайте нас: