Барлык яңалыклар
Спорт
7 февраль 2018, 11:49

Эштән соң – спорт залына

Һәркем ял вакытын үзенчә үткәрә. Берәүләр, кичен эштән кайтып ашарга пешергәч, телевизор каршында диванда ауный. Башкалар, спорт костюмнары киеп, сәламәтлекләрен ныгытырга һәм кәефләрен күтәрергә авыл мәдәният йортына һәм спорт залына юнәлә.

Соңгылары арасында Кабакуш авылы хатын-кызлары да бар, аларның яше 30дан алып 70кә кадәр. Әйе, әйе, без ялгыш әйтмәдек. Көн саен, шимбә һәм якшәмбедән башка, егермеләп хатын-кыз бәйләмнәрен һәм башка көндәлек эшләрен ташлап авыл мәдәният йортына киләләр. Музыка кабызып, алар бииләр, аэробика белән шөгыльләнәләр, төрле күнекмәләр ясыйлар. Аннары, бераз ял итеп һәм чәй эчеп алгач, спортзалга күчәләр, анда авыл мәдәният йортыннан туры керергә мөмкин. Ә монда тренажерда шөгыльләнү, волейбол уйнау мөмкинлеге бар.

- Барысына якынча сәгать ярым вакыт китә, - ди сәнгать җитәкчесе Раушания Сөярембәтова. – Ләкин бу вакыт эчендә без рух күтәренкелеге алабыз, өстәвенә, аралашабыз. Тәнгә сихәт, күңелгә – ял. Афәрин, кабакушлылар! Аларның ял сәгатьләрен шулай үткәрүе һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруы күпләр өчен үрнәк.

Рәйсә МУСИНА.

Читайте нас: