Барлык яңалыклар
Спорт
2 февраль 2018, 11:36

Футбол – уен гына түгел

Шушы көннәрдә район Мәдәният йортында оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләр арасында мини-футбол буенча ярышлар үтте. Аларда дүрт команда катнашты: район эчке эшләр бүлеге, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, район электр челтәрләре һәм Ленин исемендәге хуҗалык.

Футболчылар беренче минутлардан ук көрәш чәме белән уйнады. Уен көндәш командалар капкасы янында кискен минутларның күп булуы һәм кабатланмаслыгы белән тарафдарларны сөендерде. Ныкышмалы көрәштә Ленин исемендәге хуҗалык командасы җиңүче булды, икенче урынны район электр челтәрләре коллективы командасы яулады, өченче урында – Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре. Фәрит Гатауллин (РЭС) иң яхшы уенчы итеп танылды, иң яхшы капкачы – Салават Ягъфәров (Ленин исемендәге хуҗалык), иң яхшы сакчы – Руслан Мурзин (Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе). Командалар кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Футбол чәмле уен, рухи күтәренкелек өстәүче бик яхшы шөгыль.
Данияр ВИЛДАНОВ,
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең мини-футбол буенча тренер-преподавателе.
Читайте нас: