“Бүген мөһим вакыйга – хөрмәтле кеше, спорт мастеры истәлегенә багышланган турнир үтә. Барлык катнашучыларга уңышлар, лаеклы җиңү телисе килә. Иң көчлеләр җиңү яуласын!” – дип билгеләде үзенең сәламләү чыгышында район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров. Аннары ул көрәш буенча районның җыелма командасына спорт киеме тапшырды. Җыелучылар алдында Кабакуш авыл биләмәсе башлыгы Р.Г.Әхмәтов та чыгыш ясады. Курайчылар төркеме башкаруында музыкаль сәлам яңгыраганнан соң турнир ачык дип игълан ителде. Егетләр 12 авырлык категориясендә, ирләр – өч авырлык категориясендә көрәште.
Үсмерләр арасында шәхси зачетта үз авырлык категорияләрендә (20 килограммга кадәргеләрдән алып 70 килограммнан артыгракларны кертеп) Булат Рафиков (Стәрлебаш башлангыч мәктәбе), Данил Нәбиуллин, Айдар Аккүбәков, Мурат Хәйбуллин (өчесе дә Елембәт урта мәктәбеннән), Дим Ишембитов (Кабакуш урта мәктәбе), Аслиддин Отабоев (2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе), Рафикъ Шароян, Илнур Карабаев, Ринат Ильясов (өчесе дә Стәрлетамак тармакара колледжы филиалыннан), Айнур Собхангулов (Кабакуш урта мәктәбе), Райман Муратов (Түбәнге Аллагуат урта мәктәбе), Рөстәм Мөхәммәтшин (2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе) җиңүче булдылар. Ирләр арасында (65 килограммнан башлап 75 килограммнан артыграк авырлык категорияләрендә) Денис Гыйззетдинов, Илһам Кулсарин (икесе дә Стәрлетамак тармакара колледжы филиалыннан), Илшат Кулгилдин (Түбәнге Аллагуат) җиңү яулады.
Ярышлар җиңүчеләренә һәм призерларга грамоталар, медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Команда зачетында беренче урынны Елембәт урта мәктәбе көрәшчеләре командасы, икенче урынны – Кабакуш урта мәктәбе командасы, өченче урынны – Стәрлебаш урта мәктәбенең берләштерелгән командасы алды. Кабакуш авыл советы, “Кабакуш” хуҗалыгы, Ф.Т.Усмановның балалары, район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең көрәш буенча тренеры Илдар Муратов, хезмәт ветераны Илдар Локманов, отставкадагы РФ Югары суды судьясы, көрәш буенча район һәм республика ярышларында күп тапкырлар җиңүче Рәмил Әхмәтов чараның спонсорлары булды. Рәмил Фәйруша улы шулай ук ярышларда дүрт кеше катнашкан Ягъфәровлар гаиләсенә һәм көрәшче Айгиз Кинҗәбаевка призлар тапшырды. Кадыйр Баһаветдинов оста көрәшкәне өчен Ринат Аллабердинга приз тапшырды. Ярышларны оештыруда шулай ук Дамир Ишембитов, Илнур Сөяргулов, Кабакуш мәктәбе дирекциясе, авыл мәдәният йорты дирекциясе, район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева, юл ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы Муса Ногманов та ярдәм күрсәттеләр. Катнашучылар, тренерлар һәм судьялар өчен кайнар туклану оештырылды, буфет эшләде. Шушы авылда яшәүче Минекамал Абдрахманова пирожкилар пешереп, барлык спортчыларны сыйлады.
Милли көрәш элек-электән киң таралган һәм халык тарафыннан яратып кабул ителә. Батырлар көрәше һәрвакыт мавыктыргыч булуы белән аерыла. Бу көнне дә алар катнашучыларга тамашалы, чәмле көрәш бүләк итте.