Чаңгы базасына җитезлектә ярышырга килүчеләрне район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров җылы сәламләде. Ул иң көчлеләрнең җиңүен теләде.
Көн салкын булуга карамастан, катнашучыларның кәефе күтәренке иде. Ярышларда 4 санлы балалар бакчасы, 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе һәм башлангыч мәктәп, Первомайский, Тәтер-Арслан, Яшерган, Әмир мәктәпләре коллективлары вәкилләре, шулай ук Стәрлебаш һәм Тәтер-Арслан авыл биләмәләре командалары катнашты. Һава шартлары сәбәпле дистанция хатын-кызлар өчен бер километр һәм ирләр өчен ике километр булды.
Ныкышмалы көрәштән соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Хатын-кызлар арасында өч призлы урынны Светлана Шәйхулова (Яшерган), Зөлфия Гыйльманова (Первомайский), Айсылу Исәнгужина (Стәрлебаш башлангыч мәктәбе) яулады. Ирләр арасында – Александр Кузнецов (Первомайский), Рим Хөснелгатин (Әмир), Тимур Байморатов (Первомайский) призлы урыннарга ия булды.
Авыл биләмәләре вәкилләреннән хатын-кызлар арасында - Диана Атласова (Тәтер-Арслан) һәм Сөмбел Ильясова (Стәрлебаш авыл биләмәсе), ирләр арасында – Гамил Мәҗитов һәм Мидхәт Садриев (Стәрлебаш авыл биләмәсе) җиңүчеләр булды. Алар барысы да медаль һәм Почет грамоталары белән бүләкләнде.
Сишәмбе көнне, югарыда әйтелүенчә, Спартакиада зачетына мәктәп укучылары старт алды. Ярышларда тугыз команда, барлыгы 90га якын кеше катнашты. Алар арасында үз яшь категорияләрендә беренче урынны Милена Ефремова, Камил Хәсәнов, Игнат Афанасьев (барысы да 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбеннән), Иделия Бакиева (Куганакбаш урта мәктәбе) алды. 3 февральдә Стәрлебаш авылының чаңгы базасында үтәчәк зональ республика чаңгы ярышларында безнең район данын нәкъ менә алар яклаячак.
Команда зачетында үзләренең яшь категорияләрендә өч призлы урынны 2 санлы урта мәктәп, 1 санлы урта мәктәп, Тәтер-Арслан урта мәктәбе (2006-2007 елгы катнашучылар арасында), шулай ук 2 санлы урта мәктәп, 1 санлы урта мәктәп, Куганакбаш урта мәктәбе (2004-2005 елгылар арасында) бүлеште.