Барлык яңалыклар
Спорт
10 гыйнвар 2018, 11:35

Шайба! Шайба!

Яңа ел бәйрәмнәрендә саф һавада уйнаудан да яхшырак нәрсә бармы соң? Гыйнварның беренче көннәрендә телевизор караудан һәм башка файдасыз шөгыльләрдән арып, спорт, аеруча хоккей сөючеләр бергә җыелып, хоккей сезонын ачарга булды.

Бу чараны традицион дип әйтергә була. Ел саен 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе янындагы шугалакта әлеге спорт төрен яратучылар иптәшләр матчы оештыра. Әлеге вакыйганың башлап йөрүчеләре Эдуард Гафиев һәм Гобәйдулла Әхмәдиев, әлбәттә инде, башка спортчылар хуплавында.

- Бүген, уен башланганчы шугалакка су сиптек. Бу катлаулы эшне үзебез башкардык. Ярдәмнәре өчен Марат Гафаровка, Илшат Яппаровка зур рәхмәт. Кызганычка каршы, алар безнең белән артабан уйный алмады - үзегез аңлыйсыз, табибларның мавыгуларга вакытлары күп түгел, - дип сөйли Эдуард Гафиев.

Бу көнне боз өстенә ике команда чыкты (яшьләр һәм ветераннар командасы). Уенда, район үзәге халкыннан тыш, Бакча авылыннан хоккей сөючеләр дә катнашты, алар арасында һөнәри хоккейчы, картәтисе белән картәнисенә бәйрәмгә кунакка килгән Тимур Усманов та бар иде. Әтисе, Рәфил Рәмил улы әйтүенчә улы кечкенәдән үк "Орлан" хоккей клубында (Стәрлетамак шәһәре) шөгыльләнгән, хәзер Свердловск өлкәсендә Новоуральск шәһәрендә яши, "Кедр" хоккей клубы өчен уйный. Тимур - Русия чемпионы, хоккей буенча I разрядка ия. Яшьләр командасы файдасына уен исәбен нәкъ менә Тимур ачуы һәм бөтен матч дәвамында яхшы уйнавы гаҗәп түгел. Әмма ветераннар командасы да бирешмәде, лаеклы көрәште, уен бер генә минутка да тынып тормады, нәтиҗәдә яшьләр командасы җиңү яулады.

Барлык уенчылар район спорт комитетының Почет грамоталары белән бүләкләнде, ә иң мөһиме, матчта катнашучылар әйтүенчә, уеннан күңелле тәэссоратлар алды һәм боз өстендә тагын да очрашырга теләк белдерде.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.
Читайте нас: