Барлык яңалыклар
Спорт
22 декабрь 2017, 11:49

Район башлыгы призына

Җомга көнне Стәрлебаш авылында район хакимияте башлыгы призына көрәш буенча II районара турнир үтте. Биш районнан йөзгә якын спортчы иң көчлесе исеме өчен көрәште. Ярышларны тантаналы ачуда район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров, кикбоксинг һәм сугышчан сәнгать буенча 36 тапкыр дөнья чемпионы Вил Габдуллин, СССРның спорт мастеры Нурулла Хисмәтуллин, БР атказанган физик культура хезмәткәрләре Мансур Сөяргулов һәм Леонид Ильин катнаштылар.

Чара күңелле вакыйга - Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе преподавателе Илдар Муратовка көрәш буенча күкрәккә тага торган билгесен тапшыру һәм "Русиянең спорт мастеры" спорт исемен бирү белән башланды. Бу көнне Илдар Илдус улын тәрбияләнүчеләре (элекке һәм хәзерге) дә сөендерде.

Стәрлебашлылар 12 авырлык категориясенең 11ендә җиңү яулады. Вилдан Вәлиев, Данил Йомадилов, Дим Ишембәтов, Аслетдин Отабоев, Фәдис Назаров, Рафикъ Шароян, Раймон Муратов, Алмаз Аканаев (Ишембай шәһәре), Рөстәм Мөхәммәтшин, Илһам Кулсарин, Айнур Кинҗәбаев, Азамат Собхангулов шәхси зачетта беренче урыннарны алдылар. Ярышлар барышында үсмерләр һәм өлкәннәр арасында турнирның абсолют чемпионнары билгеләнде. Алар Р.Мөхәммәтшин һәм А.Собхангулов. Рөстәм һәм Азаматка призга тәкәләр бирелде.

Команда зачетында да беренче урыннар безнең көрәшчеләрдә. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Турнир бик шәп үтте! Ул районның спорт тормышында тагын бер әһәмиятле вакыйга булды, катнашучыларга һәм тарафдарларга бик күп тәэссоратлар бүләк итте.
Фаягөл ЙОСЫПОВА.


Читайте нас: