Барлык яңалыклар
Спорт
22 декабрь 2017, 11:29

Нәтиҗә – бик яхшы!

Күптән түгел Пермь өлкәсендә көрәш буенча үткән Русия Чемпионатында тоташ илдән иң көчле көрәшчеләр командалары җыелды.

Чемпионатта районның гына түгел, республиканың да данын безнең көчле һәм сәләтле спортчыларыбыз - Илдар Моратов һәм Айнур Кинҗәбаев яклады. Алар икесе дәүз авырлык категорияләрендә призлы өченче урынны яулады. Нәтиҗә - бик яхшы! Чөнки Русия Чемпионатында катнашу да бик зур казаныш, ә почет пьедесталына күтәрелү - илнең иң көчле көрәшчеләре исәбендә булу дигән сүз. Афәрин! Сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез, егетләр!
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Читайте нас: