Барлык яңалыклар
Спорт
22 декабрь 2017, 11:21

Келәмдә кем көчлерәк?

Моны Стәрлетамак шәһәрендә Идел буе федераль округының белем бирү учреждениеләре укучылары арасында үткән IV Бөтенрусия халык уеннары һәм милли спорт төрләре фестивалендә ачыкладылар.

Көрәш киеренке булды, әмма, шуңа карамастан, безнең көрәшчеләр лаеклы чыгыш ясап, җиңүче булды. Рөстәм Мөхәммәтшин, Айнур Собхангулов, Рафикъ Шароян көндәшләренә җиңүгә мөмкинлек бирмәде. Команда буенча аларның иптәше Ринат Ильясов өченче урынны яулады.
Фаягөл ЙОСЫПОВА әзерләде.
Читайте нас: