Балалар иҗат йорты тәрбияләнүчеләре һәм “Фламинго- дубль” бию ансамбле чыгышлары чараны бизәде.
Аннары бүләкләү вакыты җитте. Фәнүр Зөфәр улы партия эшчәнлегендә актив катнашканнары һәм нәтиҗәле эшләгәннәре өчен башлангыч бүлекләр секретарьлары – З.В.Абдуллинага (“Турмай” башлангыч бүлеге), Р.Р.Әбүләевка (“Уку” башлангыч бүлеге), Л.Р.Акчуринага (“Первомайский” башлангыч бүлеге), Л.И.Искәндәровага (“Дәвалау” башлангыч бүлеге), Р.А.Минеяровка (“Бузат”башлангыч бүлеге) “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең урындагы бүлегеннән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Муниципаль район Советының соңгы утырышында авыл биләмәләре милкенә муниципаль күчемле милекне түләүсез тапшыру турында карар кабул ителгән иде. Очрактан файдаланып, район Советы рәисе Ю.Х.Рысаев та күңелле эш башкарды - дүрт авыл биләмәсе башлыкларына "Лада Гранта" эш автомашиналарыннан ачкычлар тапшырды.