Спорт
12 декабрь 2017, 12:05

Ветераннар сынатмый!

Өлкән яшьтә булу спорт белән шөгыльләнүгә комачауламый. Күптән түгел “Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексында ветераннар арасында үткән район фестивале моны тагы бер тапкыр раслады.

Егәрле, инициативалы, спорт сөючән – районның спорт, сәяси, шулай ук җәмәгать тормышында актив катнашучы ветераннарыбыз менә шундый, һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә яшьләргә үрнәк. Моны үзләренең сәламләү чыгышларында партиянең урындагы бүлеге секретаре, район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров һәм “Бердәм Русия” партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Н.К.Гыйззәтуллина билгеләделәр һәм ярышларда катнашучыларга ныклы сәламәтлек теләделәр. Рөстәм Галиев башкаруындагы җыр җыелучылар өчен музыкаль бүләк булды.

Фестиваль кысаларында өч яшь төркемендә һәм берничә спорт дисциплиналары буенча төрле авыл биләмәләреннән 35 катнашучы үзара ярышты. Кулларда этеп күтәрелүдә хатын- кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Мәүсилә Ганиева (2 санлы урта мәктәп) күрсәтте. Ул 20 тапкыр кулларда этеп күтәрелгән көндәше Альмира Әхмәтовадан (Күндерәк авыл биләмәсе) артыграк күнегү ясады. Ирләр арасында (60 яшьтән 69 яшькә кадәрге яшь төркемендә) әлеге күнегүне 38 тапкыр эшләгән Илсур Рысаевка (Тәтер-Арслан) тиңнәр булмады. Ветераннар фестивале өчен бик тә яхшы күрсәткечләр! Өлкән яшьтә булуына карамастан, “Яткан килеш гәүдәне күтәрү” күнегүен 26 тапкыр үтәгән район үзәгендә яшәүче Касыйм Гомәров күңелле гаҗәпләндерде. Һәм бу бер минут эчендә! Аның күрсәткеченә беркем дә җитә алмады.

Пневматик винтовкадан атуда ярышларда катнашучылар аеруча чәм белән ярышты. Һәркем “алма”га эләгергә тырышты, ә кайберәүләр моңа иреште дә! Әлбәттә инде, винтовкадан ирләр хатын-кызларга караганда остарак атты. “Без Армиядә хезмәт итмәдек шул”, дип елмаешып акландылар гүзәл затлар.

“Су процедуралары” фестивальнең соңгы этабы булды. Ветераннарыбыз бассейнда йөзәргә яратсалар да, бик азлары гына ярышырга батырчылык итте.

Аннары йомгаклар ясалды. Судьялар балларны исәпләү белән мәшгуль булганда катнашучылар кайнар чәй табыны артында ял иттеләр һәм көч җыйдылар (чәй табынын “Бердәм Русия” партиясе оештырган).

Шулай итеп, үзләренең яшь төркемендә җиңүчеләр: Альмира Әхмәтова, Фәрзәнә Надршина, Мәүсилә Ганиева, Айрат Хәсәнов, Мәзһәр Ишморатов, Тахир Базарбаев, Хәбирә Фәйрүзова, Валентина Васильева, Фәйрүзә Саврикова, Вячеслав Ниязгулов, Марат Гыйззәтуллин, Рәфис Ишморатов, Кадыйм Гайсаров, Касыйм Гомәров, Рәфкать Әхмәдиев һәм олкән яшь төркемендә бердәнбер барлык төр ярышларда катнашучы Сәйлә Котлушина. Афәрин!

Фестивальдә җиңүчеләргә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Ә.Суфьянова район хакимиятенең Грамоталарын һәм бүләкләрен тапшырды.

Мондый спорт уеннары – очрашу шатлыгы һәм аралашу гына түгел, бу, беренче чиратта, форма тоту мөмкинлеге. Бу көнне физкультура һәм спорт яратучыларның барлык авырулары үткәндәй тоелды. Алар сынауларны шундый чәм белән үтте, тик көнләшергә генә кала. Моңардан тыш, ветераннар тарафыннан ветераннар фестивале кысаларында шашка һәм шахмат буенча ярышлар үткәрү фикере яңгырады. Көнен генә билгелисе калды.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.

Читайте нас