Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
10 сентябрь 2019, 14:04

Район елъязмасында үзенчәлекле көн

Төбәк Башлыгын һәм урындагы депутатларны сайлау көне Күптән көткән, озак һәм җентекле әзерләнгән бу көн килеп җитте. Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм авыл биләмәсе Советы депутатларын сайлау көне. Табигать тә кешеләргнә бүләк ясарга теләде, шикелле, иртә белән кояш нурларын сипте, көн җылы булды. Тавыш биргәннән соң авылда, һәм бигрәк тә көзен күп булган эшләрне дә башкарасы бар. Барлык 33 сайлау участогында 7.00 сәгатькә, рәсми рәвештә ачу вакытына, барысы да эшкә әзер иде. Тәүгеләрдән булып сайлауга килүчеләрне урамда дәртле музыка, ә сайлау участокларында йөзләрендә елмаю балкыган комиссия әгъзалары каршы алды.

Төгәл билгеләнгән вакытка урындагы мәктәптә урнашкан 2841 санлы Тәтербаш сайлау участогы да үзенең ишекләрен кунакчыл ачты.
Безнең участокта 276 кеше тавыш бирә, - дип билгеләде участок сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Тимофеева. – Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр икәү – укуын тәмамлаганнан соң армиягә чакыру көткән Данил Тимофеев һәм Стәрлетамак педколледжы студенты Анна Петрова. Мөгаен, алар бераз соңрак килер. Ә әлегә... үзем сайлый торам.
Участок сайлау комиссиясе рәисе әлеге участокта иң беренче булып сайлады. Әмма 9.20 сәгатькә тәтербашлылар активлаша төште. Бу вакытка 33 кеше үзенең гражданлык позициясен белдерде.
Икенче булып 325 кеше тавыш бирәчәк 2847 санлы Турмай сайлау участогына тукталдык. Без килгән вакытта Стәрлебаш коррекция мәктәбендә тәрбияче булып эшләгән Дамир Кунафин бюллетеньнәрен әрҗәгә төшерә иде. Ә беренче булып ирле-хатынлы Нәзирә һәм Ринат Садыйковлар сайлаган. 7.20 сәгатькә биредә кандидатлар өчен 15 кеше тавыш биреп өлгергән.
Участок сайлау комиссиясе әгъзалары белән беррәттән, участокларда тәртипне тәэмин итеп, закон сагында торучылар да хезмәтен үтәде. 8 сентябрьдә Турмай авыл мәдәният йортында урындагы полиция капитаны Руслан Максютов һәм Уфадан полиция майоры Азамат Фазулов дежурда торды. Тәртипне саклау өчен Уфадан барлыгы 26 полиция хезмәткәре килгән. Хәлләргә карап фикер йөрткәндә, аларның катнашлыгы таләп ителмәде, бу көнне без барган һәр җирдә дә тыныч иде.
2848 санлы Яңгырчы сайлау участогында, участок сайлау комиссиясе рәисе Фәнүзә Тимергазина әйтүенчә, 363 тавыш бирүче исәпләнә, шуларның өчесе – тәү тапкыр сайлый.
Участокка беренче булып әниле-кызлы Фәүзия һәм Әлфия Вахитовалар килде, - дип сөйләде безгә Фәнүзә Фаил кызы. Һәм моңа гаҗәпләнәсе түгел. Фәүзия апа гомере буена почтальон булып эшләгән. Гомумән, таң әтәчләре белән бергә тору, барлык эшләрне иртә белән башкару авыл халкының канына сеңгәндер, мөгаен.
Участокта тавыш бирүчеләрдән тыш, 30 кеше, күбесенчә, өлкән яшьтәгеләр, өйдә тавыш бирү өчен гариза калдырган. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары алар янына төштән соң чыкты.
“Стәрлебаш Жилкомсервис” МУП бинасында урнашкан 2835 санлы Комсомол сайлау участогы районда иң зурысы. Исемлектә – 1442 сайлаучы. Тавыш бирергә килүчеләрне участок сайлау комиссиясе әгъзаларыннан тыш, үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре дә каршы ала. Теләге булганнар аларның ярдәмендә тавыш биргәнгә кадәр яки тавыш биргәннән соң гәүдә авырлыгын, буен, кан басымын үлчәтә алды. Мондый яңалыктан аеруча ветераннар канәгать калды. Без дә мондый мөмкинлектән файдаландык. Һәм борчылыр өчен урын булмавына инанып, тагын бер кабат сөендек. Барлык үлчәмнәр дә нормада. Әйткәндәй, биредә тәүгеләрдән булып хезмәттәшебез Фирүзә Синәгулова тавыш бирде.
Район Мәдәният йортында 2837 санлы Фрунзе сайлау участогында сайлауның үзенчәлеге – биредә сайлау бюллетеньнәрен эшкәртүче ике комплекс (халык телендә – электрон әрҗә), сайлаучыларның тавышын исәпләү өчен электрон җайланма урнаштырылган. Илдә алар барлыгы 5000 исәпләнә. Мондый комплекслар тавышларны исәпләүне шактый җиңеләйтә, бер үк вакытта сайлауларны ачыграк итә.
Тавыш бирү актив бара, кешеләр сайлауга тоташ гаиләләре белән килә. Әлеге участокта сайлаучылар – 863, шулардан сигезе – тәү тапкыр тавыш бирүчеләр. Алар өчен биредә, шулай ук башка участокларда, бүләкләр – республика сайлау комиссиясеннән хат һәм смартфонга, планшетка идарә итү яисә график планшетта хат язу һәм рәсем төшерү өчен монитор өслегенә кагылу өчен махсус очлы күпфункцияле ручка әзерләнгән иде.
2836 санлы Ленин сайлау участогы район китапханәсе бинасында урнашкан. Ул әлеге сайлау көнендә шунысы белән билгеләнде, биредә район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов тавыш бирде. Рөстәм Камил улы бинаны карап һәм эшнең нормаль режимда баруына инангач, сайлауларның тыныч үтүен, район һәм республика тормышына яхшы үзгәрешләр алып килүен теләде. Шушы вакытта анда булган хезмәттәшләребез әлеге участокта сайлаучыларның аеруча актив булуын билгеләде. Форсаттан файдаланып район башлыгы белән истәлеккә фотога төште. Бер сәгатьтән биредә концерт номерлары белән район Мәдәният йорты агитбригадасы чыгыш ясады. Үзешчән артистлар дәртләндерде, ә сайлаучылар концертны зур канәгатьлек белән карады. Гөлфизә Хәйруллина, Гөлйөзем Сәепова, Рөстәм Галиев, Венера Галиәкбәрова, Рәйлә Хәбибуллиналар үзләренең чыгышы белән башка участокларда да сайлаучыларны сөендерде.
Сәгать телләре 11.00не күрсәтә. Район Мәдәният йорты янында янә җанлану. Бирегә олысы да, кечесе дә җыелган. Берәүләре карау, икенчеләре “Йолдыз белән зарядка” акциясендә катнашу өчен. Аны якташларыбыз: Европа Чемпионатының бронза призеры, панкратион буенча дөнья чемпионы Шамил Ямилов; катнаш кара-каршы көрәш, грепплинг һәм панкратион буенча Башкортстан чемпионы Ян Туктамышев, шулай ук һөнәрмәннәр арасында кагыйдәләрсез көрәш буенча БДБ (СНГ) чемпионы һәм спорт көрәше буенча 2017 елда Башкортстан Республикасының иң яхшы тренеры Руслан Янбердин үткәрде.
... Территориаль сайлау комиссиясе биргән мәгълүмат буенча, 12.00 сәгатькә районда 6008 кеше яки барлык сайлаучыларның 38% тавыш биргән.
Безнең районда 129 депутатлык мандаты алыштырылачак. Күрсәтелгән кандидатлар саны – 274. Шулардан иң күбесе “Бердәм Русия” партиясеннән – 129 кеше һәм үзен үзе күрсәтүчеләр – 120.
М.САБИТОВА, Стәрлебаш авылы. “Сайлауларда мотлак катнашырга кирәк. Бу, беренче чиратта, үзебез өчен кирәк, әгәр демократик җәмгыятьтә яшисебез килә икән. Һәркемнең тавышы мөһим, дип саныйм. Нинди дәүләттә яшәргә теләвебезне без, һәм бары тик без хәл итәргә тиеш. Ә моның өчен – чынлап та безнең проблемаларны хәл итәчәк, мәнфәгатьләребезне яклаячак кешеләрне сайларга”.
15.00 сәгатькә Елембәт сайлау участогында 350 кешедән 227се (65,7%) сайлаган иде. Яшьләр дә гражданлык активлыгы күрсәткән. Тәү тапкыр сайлаучы сигез тавыш бирүченең алтысы участокка килеп, истәлекле бүләкләр алды, бу аларга тормышларындагы беренче сайлауны хәтерләтеп торачак. Алар үз тавышын лаеклы кандидатлар өчен биргәндер, дип ышанасы килә.
Участокка беренче булып килгән Фәнүрә Исхакова өчен дә бу сайлаулар истәлекле булачак. 8 сентябрьдә ул 60 яшьлек юбилеен билгеләгән. Бюллетенен әрҗәгә салганнан соң, ул тормыш иптәше Шамил белән кунакларга өстәл әзерләү өчен өенә ашыкты.
2834 санлы Бакый сайлау участогында 57,8% яки 577 сайлаучыдан 320се 15.00 сәгатькә тавыш биреп өлгергән. Өлкән яшьтәге 40 сайлаучыга участок комиссиясе аларның үтенече буенча күчмә әрҗәләр белән өйләренә барды.
Барысы да әйбәт бара, - дип ышандырды безне күп еллар участок сайлау комиссиясе рәисе булган Наилә Байтимерова. – Музыка уйный, Зилия Яппарова җитәкчелегендә урындагы артистлар чыгыш ясый, сайлаучылар килә бара, тавыш бирә.
2819 санлы Айтуган сайлау участогында 15.15 сәгатькә 155 сайлаучының 121е (78%) тавыш биргән иде. Айтуганлылар югары активлык күрсәткән.
Күпләр кайтып, өйдәге эшләрен тыныч күңел белән башкару өчен сайлауга иртүк килде, - дип билгеләде участок сайлау комиссиясе рәисе Фәнил Дияров. – Авыл хуҗалыгы продуктлары ярминкәсен һәм концерт оештырып, мәдәният хезмәткәрләре дә сөендерде.
14.30 сәгатькә, территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, районда 56,5% сайлаучы тавыш бирде. 17.30 сәгатькә – 74% (яки 11749 кеше). Икенче төрле әйткәндә, сайлаулар тиешенчә үтте дип ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Территориаль сайлау комиссиясенең иртән биргән мәгълүматлары буенча, Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауга районнан 15 меңнән артык сайлаучы катнашты, бу сайлаучылар исемлегенә кертелгәннәрнең 84 процентка якынын тәшкил итә.
Рәйсә МУСИНА.
А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: