Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
9 сентябрь 2019, 08:00

Сайлаулар яхшы дәрәҗәдә үтте

"Сайлаулар Русиянең бөтен территориясендә тәмамланды, бер генә сайлау участогында да тавыш бирү гамәлдән чыгарылмады", - дип белдерде журналистларга Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова.

Барлык сайлау участоклары да ябылды, участок комиссияләре тавышларны санау эшенә кереште.

- Әлегә, Үзәк сайлау комиссиясендә булган мәгълүматларга караганда, бер генә сайлау участогында да уңайсызлыклар, закон бозу табылмады, — дип билгеләп үтте Элла Памфилова.

Фото "Башинформ" агентлыгы.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: