Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
9 сентябрь 2019, 11:23

Радий Хәбиров Башкортстан халкына рәхмәт белдерде

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстан халкына сайлауда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

«Сайлау участокларында тавыш бирү тәмамланды. Беренче чиратта, сайлаучыларга оешканлык һәм җаваплылык өчен рәхмәт белдерәсем килә. Якынча мәгълүматларга караганда, участокларга сайлаучыларның 60 проценттан артыгы килде. Килү мине сөендерде, мине бик канәгатьләндерә. Ахыргы нәтиҗәләр инде тиздән билгеле булачак, - дип белдерде ул медиа-үзәктә. - Сайлау комиссиясе системасына тагын да рәхмәт әйтәсем килә, барысы да оешкан төстә узды, шулай ук бу сайлауларга карата кызыксыну тудырды».

Бүген Башкортстанда республика Бпшлыгын һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар узды. 20 сәгатькә 1 миллион 992 мең 654 кеше яки 65,4 процент сайлаучы тавыш бирде.

"Кызыл таң" гәзитеннән.

Читайте нас: