Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
9 сентябрь 2019, 11:04

Дмитрий Медведев Радий Хәбировка Башкортстанны үстерүдә уңышлар теләде

Бердәм Тавыш бирү көненең беренчел нәтиҗәләре буенча, “Бердәм Русия” партиясе, лидерлык позицияләрен саклап, илебезнең әйдәүче сәяси партиясе булып кала.

Бу хакта партия рәисе, РФ премьер-министры Дмитрий Медведев сайлаулар үткән төбәкләр вәкилләре белән Мәскәүдә узган киңәшмә барышында белдерде.


“Мин соңгы нәтиҗәләрне игълан итмим, чөнки әле алар формалаша гына. Сайлау участоклары бикләнде, тавышлар исәбен санау бара. Әмма Ерак Көнчыгыш һәм Себер тарафларыннан килгән хәбәрләргә һәм экзит-поллар мәгълүматларына нигезләнеп, “Бердәм Русия” партиясе, лидерлык сыйфатларын саклап, илнең әйдәүче партиясе булып кала дияргә мөмкин”, - диде Дмитрий Медведев.

Радий Хәбиров Башкортстанда республика Башлыгын һәм җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауларының нәтиҗәләре хакында сөйләде.

Әлеге моментка явка 70% тәшкил итте, ягъни 2,1 миллионга якын кеше сайлауларга килде. Без бу нәтиҗәләргә бик шат. Экзитполлар мәгълүматларына ярашлы, авыл поселениеләре депутатларын сайлауда “Бердәм Русия” җиңү яулап килә. Шуңа без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз һәм соңгы нәтиҗәләрне көтәбез”, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.


Дмитрий Медведев беренчел мәгълүматлар һәм экзитполлар мәгълүматлары буенча, тренд инде формалашкан дип белдерде.

“Сезгә, коллегаларыгызга Башкортстан үсешендә зур уңышлар телибез һәм эшне гадәти режимда дәвам итик”, - диде Русия Хөкүмәте премьер-министры.

"Өмет" гәзитеннән.

Фото: "Башинформ".
Читайте нас: