Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
8 сентябрь 2019, 19:00

Сайлауда Михаил Федотов җитәкчелегендә төркем эшли

8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Башкортстан Иҗтимагый палатасында Русия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советның төбәк мониторинг эшче төркеме эшли башлады.

Эшче төркем әгъзалары көн дәвамында Уфадагы сайлау участокларында гражданнарның сайлау хокукларын бозу очракларын тикшерәчәк.

Тикшерү Уфа шәһәренең Дим районы 161нче лицееннан башланды.

Эшче төркем составына Русия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет рәисе Михаил Федотов, Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Рим Каюмов, Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина, Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Олег Галин, «Русия юристлары ассоциациясе» Гомумрусия иҗтимагый оешмасы вәкиле Вероника Андренко, «Русия сайлый» иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Зәринә Газизова, "Чиста сайлаулар өчен" корпусы хәрәкәте вәкиле Алексей Старцев, «Голос» сайлаучылар хокукларын яклау хәрәкәте җитәкчесе Ринат Факиев, Башкортстан Журналистлар берлеге вәкиле Марсель Сәлимов керә.

161нче лицей территориясендә урнашкан 3454, 3455 һәм 29нчы сайлау участокларын тикшерү барышында хокук бозулар ачыкланмады. Иртәдән, шулай ук, партияләрдән җәмәгать күзәтүчеләре эшли, дип хәбәр иттеләр Иҗтимагый палатаның матбугат хезмәтендә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: