Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
8 сентябрь 2019, 21:30

Сайлау көнендә җырлыйбыз да, биибез дә

2839 санлы Первомайский сайлау участогының 835 сайлаучысыннан 12.00 сәгатькә 395е гражданлык бурычын үтәгән иде. Участок урта мәктәп бинасында урнашкан.Кемдер җәяү яки машинада килә, кемдер берүзе яисә гаиләсе белән.

Төшкә әлеге сайлау участогына районның берничә авылларында чыгыш ясап өлгергән агитбригада артистлары килеп төште. Гөлйөзем Сәепова, Рөстәм Галиев, Гөлфизә Хәйруллина, Рәйлә Хәбибуллина һәм башкалар сайлауга килүчеләргә чагу концерт номерлары бүләк итте. Алар үз чиратында иҗат коллективына рәхмәт белдерде, алар белән бергә җырлады, хәтта Куян белән бергә биеде дә.
Ф.Синәгулова.
Читайте нас: