Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
8 сентябрь 2019, 17:29

Сәгать 12гә сайлаучыларның 25,07 проценты тавыш биргән

Башкортстанда сәгать 12гә төбәк Башлыгын сайлауларда 25,07 процент сайлаучы тавыш бирде. Бу мәгълүматларны брифингта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова җиткерде.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел бу вакытка Дәүләт җыелышына сайлауларда сайлаучыларның — 17,3 проценты, ә 2014 елда Башкортстан Башлыгын сайлауларында 24,2 проценты тавыш биргән. Килү буенча лидерлар - Балтач, Борай, Миякә районнары.

«Бүген сайлау барышында хокук бозулар теркәлмәде. Бүген республикада беренче тапкыр 37 меңнән артык сайлаучы тавыш бирә», - диде Марина Долматова.

Уфада 12 сәгатькә 18,09 процент сайлаучы килгән, шәһәрләр буенча — 18,46 процент, республика районнары буенча — 30,99 процент. Сайлаучылар исемлегенә барлыгы 3 млн. 44 мең 232 сайлаучы кертелгән, шуларның 12 сәгатькә 763 меңе үз тавыш бирү хокукыннан файдаланган.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: