Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
8 сентябрь 2019, 22:00

"Һәрвакыт эше белән үзен күрсәткәннәр өчен тавыш бирәм"

Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова да сайлауларда зур теләк белән катнашты.

- Кем өчен тавыш бирәчәгемне белеп сайлауларга бардым. Биредә сайлаучыларның күтәренке кәефтә булуы сөендерде. Элек-электән бездә сайлаулар чын мәгънәсендә бәйрәмне хәтерләтә иде. Кызганычка каршы, соңгы вакытта бу берникадәр югала башлады. Ә бүген балачактагы кебек тәэссоратлар күңелне били.

Кандидатлар белән алдан ук танышбыз. Мин һәрвакыт чыннан да эше белән үзен күрсәткәннәр өчен тавыш бирәм, - диде ул.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: