Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
8 сентябрь 2019, 18:00

Константин Толкачев тавыш бирде

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев хатыны белән бергә Уфаның 109нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Бүген безнең республикада 818 сайлау кампаниясе уза. 7300дән артык авыл биләмәсе депутаты, ике Дәүләт җыелышы депутаты сайлана һәм без бүген Башкортстан Башлыгын сайлыйбыз, — диде Константин Толкачев.

Ул бүген бәйрәм һәм республика өчен бик мөһим көн булуын әйтте. Константин Толкачев Башкортстан парламенты тарафыннан сайлау участоклары эшен ике сәгатькә озайту турында кабул ителгән карар акланды, дип саный. Бу производствода һәм урып-җыюда эшләүче халыкка тавыш бирү мөмкинлеге бирә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: