Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
8 сентябрь 2019, 16:42

Киләләр, тавыш бирәләр, аралашалар

Район халкы көзге эш-мәшәкатьләр белән гражданлык бурычын да үтәргә онытмый. Шуңа күрә 8 сентябрьдә стәрлебашлылар сайлау участокларына үзләре ышанган һәм лаеклы дип санаган кандидатлар өчен тавышларын бирергә килде.

2835 санлы Комсомол сайлау участогы - иң эре сайлау пунктларының берсе. Аңа район үзәгенең 19 урамы һәм Урман Кордоны керә. Барлыгы биредә 1442 сайлаучы.
Теләге булганнарга медицина хезмәткәрләре артериаль басымын, буен һәм гәүдә авырлыгын үлчәде. Күзәтүчеләр бар иде, хокук тәртибен саклауны полиция хезмәткәрләре тәэмин итте, гадәттәгечә, участокта, башкаларындагы кебек үк, музыка уйнады.
Автор новости: Ф.Синәгулова
Читайте нас: