Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
8 сентябрь 2019, 20:00

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов тавыш бирде

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов Уфадагы 131 санлы сайлау участогына иң беренчеләрдән булып килде. Ул, бюллетеньне алгач, аны җентекле карап чыкты һәм тавыш бирү кабинасына үтте.

Башкортстан Башлыгы вазифасына 8 кандидат көч сынаша. Алар – Радий Хәбиров (“Бердәм Русия”), Юнир Котлыгуҗин (КПРФ), Иван Сухарев (ЛДПР), Юрий Игнатьев (“Гадел Русия”), Владимир Барабаш (“Гражданнар көче”), Владимир Кобзев (“Пенсионерларның Русия партиясе”), Зөлфия Гайсина (“Яблоко”), Рәфис Кадыйров (“Русия патриотлары”).

Шулай ук бүген Башкортстанның Дәүләт җыелышына ике округ буенча өстәмә сайлаулар уза. Һәм җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына 7 мең 329 депутат сайланачак. Урындагы сайлауларга республикада 15 меңнән артык кандидат теркәлгән.

"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас: