Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
8 сентябрь 2019, 23:00

Башкортстанда сайлау участоклары ябылды

Бүген, 8 сентябрьдә, Башкортстанда иртәнге сәгать 7дә 3434 сайлау участогы ачылган иде, кичке сәгать 9да алар ябылды.

Бердәм тавыш бирү көнендә республика халкы Башкортстан Башлыгын сайлады. Республика җитәкчесе вазыйфасына 8 кандидат дәгъва итте.

Бу көнне, шулай ук, 9нчы Солнечный сайлау округы (Уфа шәһәренең Октябрь районы) һәм 16нчы Комсомол сайлау округы (Нефтекама шәһәре) буенча VI чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын өстәмә сайлаулар, урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайлау буенча 818 сайлау кампаниясе үтте. Аларда урындагы үзидарә вәкиллекле органнарына 7329 депутаты сайланды.

20 сәгатькә сайлауларда сайлаучыларның гомум саныннан 65,4 проценты тавыш бирде.

Тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре 9 сентябрь иртәсендә билгеле булачак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: