Барлык яңалыклар
Сайлау - 2019
8 сентябрь 2019, 16:00

Башкорт һәм татар телләрендә бюллетень белән тавыш бирергә мөмкин

Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары Бердәм тавыш бирү көнендә тавыш бирделәр һәм шәһәрнең Черниковка, Сипайлово һәм үзәк өлешендәге участокларда җәмәгать күзәтүенә керештеләр.

Иҗтимагый палатаның комиссия рәисе Гөлназ Колсарина сүзләренә караганда, Уфаның 170 һәм 171нче сайлау участокларында сайлаучылар үтенече буенча сайлау бюллетеньнәре башкорт һәм татар телләрендә бирелә.

- 266нчы участокта да бу үтенечләр үтәлә, — дип хәбәр итте Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Ширинкин. - Сайлаулар тыныч шартларда үтә.

Сайлаучыларга "Уфа сайлый" кәгазь беләзекләре бирелә, ул шул исемдәге иҗтимагый акция кысаларында «Башавтотранс» һәм "Электротранспорт" хезмәтләре белән бушлай файдалану мөмкинлеге бирә.

Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина 85 һәм 86нчы участокларны тикшерде:

-- Сайлаулар бер сәгатькә иртәрәк башланса да, сайлаучылар актив килә. Участокларда җәмәгать күзәтүчеләре бөтен республика буенча эшли», — ди ул.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: