Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
9 сентябрь 2018, 13:00

Уфада сайлау көнендә җәмәгать матбугат үзәге эшли

Уфада «Башҡортостан» кунакханәсендә «Сайлаулар-2018» җәмәгать матбугат үзәге эшли башлады. Ул тавыш бирү өчен сайлау участоклары белән бер үк вакытта ачылды һәм 10 сентябрьдә иртәнге сәгать 6га кадәр эшли. Монда киң мәгълүмат чаралары сайлаулар барышы турында оператив мәгълүмат ала. Медиаүзәкне оештыручы – республиканың Җәмәгать палатасы.

Көн дәвамында партия вәкилләре, политологлар, белгечләр һәм дәүләт власте органнары вәкилләре катнашлыгында брифинглар үтә. Алар сайлауга күпме кешенең килүе, инвалидларны, барырга юлы кыен булган торак пунктларында яшәүчеләрне, тәфтиш изоляторында булганнарны, аэропортта һәм тимер юл вокзалында үтеп баручы пассажирларны, дәваханә пациентларын, шифаханәләрдә ял итүчеләрне тавыш бирү мөмкинлеге белән тәэмин итү турында мәгълүмат бирә.
Республикада күпме кеше тавыш бирергә килгән һәм тавыш бирү барышы хакында мәгълүматны туры трансляция режимында республиканың Үзәк сайлау комиссиясеннән бирәләр. Медиаүзәктә политологлар эшли, алар тавыш бирү барышына комментарий бирә.
"Башинформ"
Читайте нас: