Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
9 сентябрь 2018, 18:00

Тикшерү изоляторында да сайлыйлар

Республиканың тикшерү изоляторларында һәм холык төзәтү үзәгендә тотылучыларның сайлау хокукын гамәлгә ашыру барышы турында РФ Җәзаны үтәтү хезмәтенең республика буенча идарәсе бүлек җитәкчесе Антон Овчинников бәян итте.

- Әлеге учреждениеләрдә 7 сайлау участогы оештырылган, шуларның өчесе учреждениеләрнең үзендә, калганнары башка сайлау участоклары белән берлектә. Аларда 1418 кеше сайлаячак. Шуларның 400гә якынының паспорты юк, аларга белешмәләр эшләнгән. Әлеге сәгатькә бу категория гражданнарның 70 проценты сайлаган. Гражданлык бурычын үтәүдән баш тартучылар булмады, - диде ул.
Бүген республикада 170 кеше йорт шартларында тотыла. Аларның бер өлешенең йортын ташлап чыгу хокукы юк, андыйлар янына сайлау тартмалары белән киләләр.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: