Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
9 сентябрь 2018, 13:01

Сайлауларда катнашу - безнең бурыч

Пенсионер Рәфкать Фаткуллин (рәсемдә) Әмир авылының иң актив сайлаучыларның берсе. Менә бүген дә ул, матур киенеп, тәүгеләрдән булып тавышын бирергә килгән. "Мин сайлауларга һәрвакыт йөрим, яшь чагымнан ук. Чөнки бу минем хокукым, изге бурычым. Тәүге сайлаулардан ук миндә җаваплылык һәм әһәмиятлелек хисе сакланды", - ди пенсионер һәм әлеге яшьләргә илебез тормышында актив катнашырга киңәш итә. Авылдашлары да тәҗрибәле сайлаучы белән тулысынча килешә һәм сайлауларга актив йөри. Сайлау участогы ачылып, сәгать ярым вакыт үтүгә, 399 сайлаучыдан 30%тан артыграгы тавыш биргән. Кешеләр гаиләләре, күршеләре белән килә. Бер мизгелдә хәтта бюллетень алырга чират тезелеп киткән иде.

Лиана ЯРМИЕВА.
Читайте нас: