Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
9 сентябрь 2018, 11:00

Сайлаулар илнең 80 төбәгендә үтә

Сайлау барышын яктыртучы журналистларның матбугат үзәгендә республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина һәм аның урынбасарлары очрашу үткәрде.

- Без менә инде өченче сайлау чарасын шушындый формата үткәрәбез. Максатыбыз - мөмкин кадәр күбрәк журналистларны бер җиргә туплап, дөрес мәгълүмат җиткерү. Матбугат үзәгендә бүген бик күп очрашулар булачак, киң билгеле 18 эксперт киләчәк. Безнең максат - сайлаулар барышын гадел яктырту, - диде Ольга Панчихина.
Бүген, шулай ук, Русиянең 80 төбәгендә сайлаулар үтә. Дүрт шәһәр мэры, берничә мең муниципаль биләмә башлыгы сайланачак.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: