Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
9 сентябрь 2018, 20:00

Сайлауга - балалар белән

Кояшлы һава торышы сайлаучыларны иртәдән үк шатландыра. Сайлаулардан тыш, Бердәм сайлау көнен чын-чынлап бәйрәмгә әверелдереп, районның авыл биләмәләрендә көзге ярминкәләр үтә, Мәдәният йортлары үзешчән коллективлары чыгыш ясый, төрле осталык класслары күрсәтелә.

Район үзәгенең 2 санлы урта мәктәбендә урнашкан 2838 санлы Мәктәп сайлау участогында да сайлаулар бик актив үтә. Биредә, мәктәпнең спорт залында баскетбол буенча район беренчелегенә ярышлар бара. Бу ата-аналарга сәяси вакыйгага балалары белән килү өчен яхшы мөмкинлек, монда алар мавыктыргыч спорт уены уйный ала. 14.30 сәгатькә бу участокта 1241 сайлаучыдан үз тавышларын 524е биргән. 13е- беренчегә тавыш бирүчеләр. Илһам Латыйпов һәм Эльнара Сәйфетдинова беренче тавышларын биреп, БР Үзәк сайлау комиссиясеннән бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары алган.
Лиана ЯРМИЕВА.
Читайте нас: