Республика халкы Дәүләт җыелышы-Корылтайга 110 депутат сайлаячак. Шуларның яртысы бермандатлы округлардан, калганнары бердәм сайлау округы буенча сайланачак.
Депутатлар биш елга сайлана. 18 депутат даими нигездә эшләячәк.
Республикада 3 миллионнан артык кеше сайлау хокукына ия. Аларның һәрберсен сайлау участокларында көтеп калалар.
"Башинформ" агентлыгыннан.