Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
9 сентябрь 2018, 14:03

Рөстәм Хәмитов: "Халык сайлауларга җаваплы карар дип ышанам".

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауда катнашты.

- Сайлаулар - безнең тарихыбызның мөһим өлеше ул, - диде Рөстәм Зәки улы. - Сайлау алды кампаниясе югары дәрәҗәдә үтте дияр идем. Дәүләт җыелышы-Корылтай республика тормышында зур роль уйный. Депутатлар республика бюджеты да, социаль страховкалау, ветераннарга ташламалар мәсьәләләре өчен дә җаваплы. Дәүләт җыелышын оештыруда катнашып, республика халкы шушы мәсьәләләрне хәл итүгә йогынты ясый. Халкыбыз бүгенге чарага җаваплы карар дип ышанам.
Дәүләт җыелышы яңарачак, күп кенә яңа кешеләр пәйда булачак. Алар республика халкы мәнфәгатенә ал-ял белми эшләр дип ышанам.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: