Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
9 сентябрь 2018, 12:00

Корылтай 30 процентка яңарыр дип көтелә

Матбугат үзәгендә журналистлар политолог Сергей Лаврентьев белән очрашты.

-Безнең төбәк сайлауларга һәрвакыт җитди карады. Ә бу сәяси чарада муниципаль дәрәҗәдә никадәр кеше катнашу бик мөһим. Демократия шуннан башлана, - диде ул. - Бу сайлауларда халык күбрәк катнашыр, дип исәплим. Төрле фаразлар бар. Кемдер - 57, кемдер 37 процент халык киләчәк, дигән фикердә. 10 процент диючеләр дә бар. Күп нәрсә сайлау кампаниясенең ничек үтүенә бәйле. Депутатлыкка кандидатлар халык аңына барып җитә алганмы, тәкъдимнәре халыкны кызыксындырганмы? Минемчә, бу сайлауларда халыкның 40 процентын көтәргә кирәк. Бу - вакытны, халыкның активлыгын, кандидатлар арасында яңа кешеләр күп булуын исәпкә алып әйтелгән фараз. Яңа парламентның 30 проценты яңа кешеләрдән торачак, дип уйлыйм. Ул күппартияле булачак, бәлки, партияләр саны да артыр.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: