Көндезге сәгать өчкә 16182 кешедән 7314 сайлаучы (45%) тавыш биргән. Бу мәгълүматны районның территориаль сайлау комиссиясе тапшырды.
Участокларда гадәттәгечә тыныч, бөтен процедура да законга ярашлы башкарыла, сайлаучылардан да, комиссия әгъзаларыннан да кагыйдә бозу һәм шикаятьләр юк.