Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
9 сентябрь 2018, 19:00

Дәүләт җыелышы-Корылтайның эшчәнлеге дә үзгәрәчәк

Сайлау алды кампаниясе ничек булды?

Әлеге минутларда Уфаның "Башкортостан" кунакханәсендә оештырылган матбугат үзәгендә сәясәтчеләр брифингы үтә. Башкортстан дәүләт нефть техник университеты профессоры Эдуард Гәрәев сайлау алды кампаниясе турында үз фикерен белдерде.
- Сайлау алды кампаниясе актив булды, дип әйтә алмыйм. Бу аңлашыла да, чөнки бу чор августка туры килде. Кемдер эштә, икенчеләр ял итә. Шул ук вакытта, сәяси партияләрнең ниндидер чагу лозунглары күренмәде: гадәти сүзләр, шул ук чакырулар. Әмма Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларда катнашу өчен теләк белдергән партияләр саны артты. Бу андагы эшчәнлекнең дә үзгәрәчәген күрсәтә, - диде Эдуард Гәрәев.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: