Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
9 сентябрь 2018, 16:00

Без - лаеклы кандидатлар өчен, ди сайлаучылар

Урындагы мәктәп бинасында урнашкан 2839 санлы Первомайский сайлау участогында иртәдән үк музыка яңгырый. Матур киенгән кешеләр депутатлыкка лаеклы кандидатлар өчен тавышларын бирергә ашыга иде. Чөнки Корылтай депутатларын сайлап, без республика киләчәген сайлыйбыз. Участок комиссиясе рәисе Алик Мәхмүтов әйтүенчә, исемлек буенча монда барлыгы 1058 сайлаучы. Сәгать тугызга 30дан артык кеше тавышын биреп тә өлгергән.

Сайлауларга гаиләләре, балалары белән килделәр. Фәридә һәм Минеяз Хөбетдиновлар, һәрвакыттагыча, беренчеләрдән булып сайлау участогына килгәннәр.
- Без бер тапкыр да сайлауларны калдырганыбыз булмады. Бүген дә читтә калмадык. Килеп депутатлыкка лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирдек, ди гаилә пары.
13.00 сәгатькә биредә 200дән артык сайлаучы тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомум саныннан 20 процентын тәшкил итә.
Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: