Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
9 сентябрь 2018, 15:00

Беренчеләрдән булып тавыш биргәннәр

Һава торышы бүген җылы һәм кояшлы. Иртән барлык 33 участок сайлау комиссияләре дә кунакчыл ишекләрен ачты.

7.50 сәгатьтә без урындагы авыл мәдәният йортында урнашкан 2845 санлы Иске Калкаш сайлау участогына килдек. Бу вакытка сайлау комиссиясенең барлык әгъзалары да үз урыннарында иде. Урындагы үзидарә, хокук саклау органнары вәкилләре һәм күзәтүчеләр сайлаучыларны каршы алырга әзерләнә иде. Төгәл 8.00 сәгатьтә участок сайлау комиссиясе рәисе Әлфия Котлушина участокта сайлауларны ачык дип игълан итте. Биредә беренчеләрдән булып депутатлыкка лаеклы кандидатлар өчен тавышларын Инсаф Котлушин, Зөлхиҗә Котлушина (рәсемдә), Гөлнара Котлушина һәм Наталья Ермаковалар бирде. Ә исемлек буенча монда барлыгы 319 сайлаучы, шуларның бишесе беренчегә тавыш бирә. Теге яки бу сәбәп буенча участокка килә алмаучылардан өйдә тавыш бирү өчен 27 гариза булган. Шуларның берсе - иң өлкән сайлаучы Миневара Кунафина, аңа 90 яшь. Сәгать икедән соң аларга күчерелеп йөртүче әрҗә белән участок сайлау комиссиясе әгъзалары һәм күзәтүчеләр барачак. Беренчегә тавыш бирүчеләргә истәлекле бүләкләр каралган. Иске Калкаш авыл биләмәсе башлыгы Фәүкать Котлушин сүзләре буенча, сайлаучылар өчен урындагы үзэшчән артистлар тарафыннан концерт әзерләнгән. Авыл мәдәният йорты алдында авыл хуҗалыгы продуктлары ярминкәсе оештырылган. Почта бүлеге вәкилләре матбугатка яздыра һәм товарлар сата.
Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: