Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
9 сентябрь 2018, 11:44

Башкортстанда 3426 сайлау участогы ачылды

Тавыш бирү өчен исемлеккә 3 миллион 50 мең 303 кеше кертелгән. Төбәк парламентына сайлаулар биш елга бер тапкыр үткәрелә. Республикада яшәүчеләр бүген законнар чыгару җыелышына 110 депутат сайлый. Аларның яртысы – бер мандатлы округ, яртысы сәяси партияләр исемлеге буенча сайлана. 9 сентябрьдә сайлаучылар берсе бер мандатлы округ буенча кандидатлар белән (бөтен республика 55 округка бүленгән, аларның һәркайсына бер җиңүче билгеләнәчәк) һәм икенчесе сәяси партияләр исемлеге белән ике бюллетень ала.

Алтынчы чакырылыш Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатларын сайлауда сайлаучыларның 49,27 проценты сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары ярдәмендә тавыш бирү мөмкинлегенә ия. КОИБлар 811 сайлау участогында файдаланыла. Аларны куллану исәбе буенча республика Русиядә Мәскәү өлкәсеннән (1703) һәм Мәскәүдән (1544) соң өченсе урында тора.
Уфа шәһәре сайлау участоклары комплекслар белән – 94 процентҡа, республиканың шәһәр округлары сайлау участоклары 74 процентка тәэмин ителгән.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларын сайлауда, Русия Федерациясе Президентын сайлаудагы кебек, бөтен участок сайлау комиссияләре йомгаклау протоколларын әзерләгәндә машина укыган код (QR-код) технологиясен кулланачак.
"Башинформ".
Читайте нас: