Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
7 сентябрь 2018, 17:00

Сайлауларда һәркем катнашсын!

Республика сайлауларга тулысынча әзер. Бүген "Башинформ" агентлыгында үткән 9 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга әзерлек турында матбугат конференциясендә шул расланды. Аны Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев алып барды.

Якшәмбе көнне республикада 22 сайлау кампаниясе үтәчәк.
Шулар арасында алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлаулар да бар. Республика буенча 147 мандат алышыначак. Бердәм округ буенча 6 партиядән 734 кеше теркәлгән:
ЛДПР - 113 кеше;
"Гадел Русия" - 113 кеше;
"Яшелләр" - 106 кеше;
КПРФ - 99 кеше;
"Бердәм Русия" - 154 кеше;
"Русия патриотлары" - 149 кеше.
Бермандатлы округлар буенча 285 кеше теркәлгән.
Югарыда телгә алынган сәяси партияләрдән тыш, сайлауларда "Үсеш партиясе", " Русия ветераннары партиясе", "Эш партиясе", "Ватанны саклаучылар" партияләре катнашачак.
- Республика сайлауларга тулысынча әзер. Халыкка җитәрлек күләмдә мәгъүмат таратылды, территориаль сайлау участоклары гражданнарны кабул итүгә һәм сайлаучыларга барлык шартлар тудыруга әзер. Шул ук вакытта, физик яктан мөмкинлекләре чикле булганнарның сайлауларда катнаша алуына җитәрлек игътибар бирелде.
- Республикада яшәүче һәркем гражданлык бурычын үтәсен иде. Һәркемне сайлауларда көтеп калабыз! - диде Хәйдәр Арслан улы.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: