Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
31 август 2018, 12:03

Актив эш бара

Сишәмбе көнне район хакимиятенең утырышлар залында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларын сайлау һәм Стәрлебаш муниципаль район Советына депутатларны өстәмә сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү буенча семинар-киңәшмә үтте. Анда авыл биләмәләре башлыклары, территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары, участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары катнашты.

Киңәшмәне ачып, район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров төп бурычларга туктады, кайбер мәсьәләләргә кагылды, кыска вакытта бетерү зарур булган кисәтүләрне әйтте.

Хәвефсезлек тәэмин итү, сайлауны тиешле дәрәҗәдә, сайлау законнарына катгый ярашлы үткәрү – безнең төп бурыч, - диде ул. Аннары Фәнүр Зөфәр улы участок сайлау комиссиясенең 14 әгъзасына Русия Федерациясе Президенты сайлауларын үткәрүдә уңышлы эшләгәннәре өчен РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Э.А.Памфилова култамгасы куелган “Рәхмәт хатлары” тапшырды.

Сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында хәвефсезлек һәм тәртип саклау темасын Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлебаш районы буенча участок вәкилләре бүлеге начальнигы И.Н.Хәмидуллин дәвам итте.

Стәрлетамак шәһәре, Стәрлетамак һәм Стәрлебаш районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге инспекторы З.З.Ханнанов сайлау участокларында янгын хәвефсезлеге турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады, катнашучыларга янгын сүндерүнең беренче чаралары, автоматик хәбәр итү системалары белән тәэмин итү зарурлыгы, бинадан эвакуацион чыгу юлы булу һәм башка мөһим нәрсәләр турында искәртте.

Сайлау законнарында кайбер үзгәрешләр һәм яңалыклар белән территориаль сайлау комиссиясе рәисе М.М.Йосыпов таныштырды. Территориаль сайлау комиссиясе секретаре Г.М.Сәетгалиева коллегаларына сайлау гамәлләре тормышка ашырылган вакыттан сайлау көненә кадәр сайлау кампаниясе барышы турында җентекле сөйләде.

Территориаль сайлау комиссиясе бухгалтеры Р.А.Әхмәтова финанс мәсьәләләренә җаваплы карауларын, отчетларны сузмауларын үтенде.

Очрашу участок сайлау комиссияләренә сайлаучылар исемлеген, мөһерләрне, таныклыкларны, чакыру кәгазьләрен һәм башка басма продукцияне тапшыру белән тәмамланды.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Читайте нас: