Барлык яңалыклар
Сайлау - 2018
17 август 2018, 12:57

Әзерлек эшләре планга ярашлы алып барыла

Бердәм тавыш бирү көнендә – 2018 елның 9 сентябрендә – алтынчы чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлау һәм шәһәр һәм авыл биләмәләрендә урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлау буенча 21 сайлау кампаниясе үткәрелә.

Сәяси партияләр күрсәткән кандидатлар исемлеген теркәгән Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларны оештыручы комиссия булып тора. Бер мандатлы округлар буенча кандидатларны округ комиссияләре теркәде. Аларның вәкаләтләре 39 территориаль сайлау комиссиясенә йөкләтелгән.

Тавыш бирүгә әзерлек һәм аны үткәрү өчен республикада 3426 сайлау участогы төзелгән, шуларның 3391е стационар, 35 участок – сайлаучыларның вакытлыча килү урыннарында.

2018 елның 14 августына карата алтынчы чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлауда теркәлделәр:

- бердәм округ буенча алты сәяси партия исемлеге гомум саны 735 кандидат: ЛДПР - 113 кеше; ГАДЕЛ РУСИЯ – 113 кеше; “Яшелләр” Русия экологик партиясе” – 106 кеше; КПРФ – 100 кеше; “БЕРДӘМ РУСИЯ” – 154 кеше; “РУСИЯ ПАТРИОТЛАРЫ” – 149 кеше;

- бер мандатлы округлар буенча 287 кандидат, шул исәптән үзен-үзе күрсәткән алты кандидат һәм ун сәяси партиядән 281 кандидат. Барлык 55 округта ике партия – “БЕРДӘМ РУСИЯ” һәм “ЛДПР” тәкъдим ителәчәк, “РУСИЯ ПАТРИОТЛАРЫ” – 51 округта, ГАДЕЛ РУСИЯ – 51 округта; КПРФ – 42 округта; “Яшелләр” – 21 округта; “ҮСЕШ ПАРТИЯСЕ” һәм “РУСИЯ ВЕТЕРАННАРЫ ПАРТИЯСЕ” – ике округта. Ике партия һәркайсы бер округта – “ЭШЛӘР ПАРТИЯСЕ”, “ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР”.

Урындагы үзидарә власте органнарына сайлауда 106 кандидат теркәлгән, шул исәптән “БЕРДӘМ РУСИЯ” партиясеннән 37 кандидат, ЛДПРдан – 31 кандидат, үзен-үзе күрсәтүчеләр 28, ике партиядән дүртешәр кандидат: КПРФ һәм ГАДЕЛ РУСИЯ, “ЭШЛӘР ПАРТИЯСЕ” һәм “Социаль гаделлек өчен пенсионерларның Русия партиясе” сәяси партияләреннән берәр кандидат.

Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары белән 811 участок җиһазландырылачак, бу сайлау участокларының гомум саныннан 24% (23,92%) тәшкил итә, әлеге участокларда сайлаучылар исемлегенә 50% диярлек (49,52%) сайлаучылар кертеләчәк. 9 сентябрь сайлауларында сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары белән җиһазландырылу буенча республика ил буенча өченче урынны ала (Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән тыш). Комплексларны уңышлы куллану өчен хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән участок сайлау комиссияләре әгъзаларыннан 1622 сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары операторлары әзерләнәчәк. Республикада үзләренең сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары 219 участокны җиһазландыру өчен җитә. Калганнары Русия Үзәк сайлау комиссиясе һәм БР Үзәк сайлау комиссиясе карарларына ярашлы Удмуртия Республикасыннан, Чиләбе, Оренбург, Курган өлкәләреннән һәм Пермь краеннан алып кайтылачак. Әлеге төбәкләрдән сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары 20 августтан соң алып кайтыла башлый.

Тәү тапкыр Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлауда барлык участок сайлау комиссияләре йомгаклау протоколларын әзерләгәндә машинауку коды технологиясен (QR-код) кулланачак.

Дәүләт Җыелышына депутатлар сайлауда эфир вакытын бирү әзерлеге турында 23 телерадиотапшыру оешмасы белдерү кәгазе бирде, басма матбугат мәйданы – 145 гәзит. Шулай ук электрон көндәлек басмалардан (челтәр басмаларыннан) белдерү кәгазе бар, алар алтау. Моннан тыш, 66 полиграфпредприятие теркәлгән кандидатларның һәм сәяси партияләрнең агитация басма материалларын бастырырга әзер.

25 июльдән Дәүләт Җыелышы депутатларын сайлауга яшәү урыны буенча тавыш бирү турында гариза бирергә мөмкин.

Сайлаучының кайда булуына бәйле гариза түбәндәге пунктларның берсендә бирелә:

- 2018 елның 25 июленнән 5 сентябренә кадәр Башкортстан Республикасының теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә, Күпфункцияле үзәк филиалына яки бүлегенә;

- 2018 елның 29 августыннан 5 сентябренә кадәр Башкортстан Республикасы территориясендәге теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә.

Күрсәтелгән гариза кабул итү пунктларында үзегез тавыш бирергә планлаштырган сайлау участогын күрсәтеп, шул вакытта булган урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирү зарур.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе карарына ярашлы территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан булган урын буенча сайлаучыларны исемлеккә кертү турында гариза кабул итүнең 69 пункты ачылды.

Моннан тыш, гаризаны Күпфункцияле үзәк филиаллары һәм бүлекләре аша бирергә мөмкин. Алар республика буенча 76 ачылган, шулардан Уфада 12 пункт.

29 августтан 3391 участок сайлау комиссиясендә гариза бирергә мөмкин.

Ниһаять, гаризаны “ГОСУСЛУГИ” интернет-портал аша “онлайн” режимда бирергә була.

Сукыр яки начар күрүче сайлаучылар өчен аларның тупланып яшәү урыннарында алты махсуслаштырылган участок оештырылачак, Уфада һәм Бәләбәйдә икешәр, шулай ук Стәрлетамакта, Белоретта. Барлык участоклар юнәлеш күрсәтү җайланмалары, пандуслар белән җиһазландырылган. Күрү сәләте начар булган сайлаучыларга тавыш бирү өчен махсус трафаретлар һәм лупалар тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, барлык сайлау участоклары барлык категория сайлаучылар өчен кулай булырга тиеш: түшәмә, пандуслар, култыксалар, шул исәптән вакытлыча. 2016 елда шундый җайланмалар белән 34% сайлау участогы җиһазландырылган булса, 2018 елда – 48%. 305 участок бинасы беренче каттан югарырак урнашкан.

2018 елның 1 гыйнварына Башкортстан Республикасы территориясендә сайлаучылар саны 3059787 кеше (2018 елның 1 июленә – 3050303 кеше) тәшкил итте. Шулардан 19618 кеше тәү тапкыр тавыш бирәчәк.

БР Үзәк сайлау комиссиясе Аппаратының иҗтимагый элемтә һәм мәгълүмат бүлеге.


Читайте нас: