Бу көнне иртән безнең районда да билгеләнгән вакытта – иртәнге сәгать сигездә барлык алты исәп участогы да ачылды һәм сайлаучыларны кабул итә башлады. Көн яңгырлы булуга карамастан, монда бәйрәм мохите хакимлек итә, музыка уйный, бәйрәмчә киенгән кешеләр бер-берсен сәламли иде.
Район Мәдәният йортында урнашкан исәп участогында иртән иртүк кеше күп иде. Гаиләләре белән килүчеләргә карап торуы күңелле. “Без сайлауларны калдырмаска тырышабыз. Язмышыбыз үз кулыбызда. Кемнеңдер килеп тавыш бирмәвеннән кандидатка түгел, үзебезгә начар була. Үзебезнең киләчәкне үзебез кайгыртмасак, моны безнең өчен башкалар эшләр”, - диделәр ирле-хатынлы Рима һәм Флорид Кәримовлар, бюллетеньнәрен тартмага салганда (рәсемдә).
Тавышларны исәпләүләрдән күренүенчә, алдан тавыш бирүдә район сайлаучыларының гомум саныннан 16,47 процент катнашкан.
Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.