Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 гыйнвар 2021, 16:35

"Урал аръягы районнары чәчәк атачак!"

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстанда Урал аръягы үсешенең яңа стратегиясе эшли башлавын, шул исәптән аның транспорт һәм энергетика системасын ныгыту мәсьәләләрен дә үз эченә алганын белдерде.

- Планда – «Сибай - Сара» тимер юлын төзү, ул йөк ташуны Казахстан чигенә кадәр җиткерәчәк.

Сибайда 500 киловольтка исәпләнгән электр подстанциясе сафка басачак. Тагын 25 социаль объект – мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, ФАПлар, Акъяр авылында бассейн, Баймакта боз аренасы һәм башка объектлар барлыкка киләчәк, — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, март аенда Әбҗәлил районында «Цемикс» компаниясенең коры төзелеш катнашмалары һәм ак цемент җитештерү заводы ачылачак. Урал аръягында бу Русия масштабындагы әһәмиятле производство сәнәгать үсешенең куәтле ноктасы булачак. Ел саен анда 200 мең тоннага кадәр ак цемент һәм 100 мең тонна микрокальцит, шулай ук 300 мең тоннага кадәр коры төзелеш катнашмалары җитештерү планлаштырыла. Заводка 5,2 миллиард сумнан артык акча кертелгән инде, планда инвестицияләр күләмен 14 миллиард сумга җиткерү. Якынча 220 яңа эш урыны булдырылачак.

- Урал аръягы халкына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә. Ихлас, әйтәм дуслар! Без һәрчак сезгә ярдәм итеп торырбыз. Урал аръягы районнары чәчкә атачак! - диде Радий Хәбиров.
Фото: Башинформ агентлыгы

Автор: Ример Насретдинов

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: