Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 гыйнвар 2021, 17:31

Владимир Путин Раштуа белән котлады

Президент Владимир Путин православие христианнарын, Раштуаны бәйрәм итүче барлык гражданнарны котлады.Дәүләт башлыгы юлламасында, аерым алганда, болай диелә:

"Бу искиткеч бәйрәм яхшылык һәм мәхәббәт яктылыгы белән яктырта, миллионлаган кешегә шатлык һәм өмет бүләк итә, аларны рухи кыйммәтләргә мөрәҗәгать иттерә.
Урыс православие чиркәвенең, башка христиан конфессияләренең җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлеге, гаилә институтын ныгыту, үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләренә даими игътибар бирүе, милләтара һәм конфессияара диалогны хуплау турында ихлас күңелдән кайгыртуы мөһим. Бу зур, күпкырлы эш иң тирән хөрмәткә лаек".
Раштуа төнендә Президент Николай Чудотворец храмында гыйбадәт кылуда булды. Храм Бөек Новгородтан сигез чакрым ераклыкта Ильмень күленең көнчыгышындагы Липно утравында урнашкан.
Фото: кремлин.ру

Фануз Хабибуллин https://kiziltan.ru/

Читайте нас: