Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 гыйнвар 2021, 02:00

Район хакимиятендә Башлыкта киңәшмәдә

Кичә, 9 гыйнварда район хакимиятендә 2017 елда беренче оператив киңәшмә үтте. Аны район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров алып барды.
Башта Фәнүр Зөфәр улы оператив киңәшмәдә катнашучыларны хезмәт килешүенә ярашлы, 2016 елның 29 декабрендә эшкә керешкән район хакимияте башлыгының тормышны тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Ильяс Гаяз улы Ибәтуллин белән таныштырды.
Аннары районның агросәнәгать комплексы өлкәсендә озак еллар, намуслы эшләгәне өчен АПК, эшкуарлык һәм куллану базары бүлеге начальнигы – баш инженеры З.Б.Туктаровка район хакимиятенең Почет грамотасы тапшырылды. Зинфар Барый улы, хаклы ялга китү белән бәйле, хезмәт эшчәнлеген туктатуын әйтеп, бергәләп эшләгән өчен коллегаларына рәхмәт белдерде, Яңа елда уңышлар, бәхет һәм иминлек теләде.
Стәрлебаш авыл биләмәсе башлыгы Э.А.Денисовның мәгълүматын тыңлаганнан соң Фәнүр Зөфәр улы Яңа ел чараларын үткәрү өчен средстволар җыюда эшкуарларның ничек актив катнашулары, имин булмаган гаиләләргә баруның ничек оештырылуы турында кызыксынды. Ул тиешле хезмәтләр җитәкчеләренә түбәләрне вакытында кардан тазарту, юлларны киңәйтү (аеруча мәктәп автобусларына балаларны утырту яки төшерү урыннарында) зарурлыгы турында хәтергә төшерде.
Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлебаш районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары В.С.Дәүләтшин мәгълүматлары буенча, 1 гыйнвардан 8енә кадәр дежур частена вакыйгалар һәм җинаятьләр турында 38 хәбәр килгән, шул исәптән – урлашу, кыйнау, спиртлы эчемлекләрне законсыз сату турында берешәр хәбәр, дүрт машина йөртүче автотранспортка исерек хәлдә идарә иткән өчен тотылган. Барлыгы 115 административ протокол төзелгән, 71 мең сумлык штраф салынган.
Стәрлетамак шәһәре, Стәрлетамак һәм Стәрлебаш районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге инспекторы З.З.Ханнанов мәгълүматлары буенча, үткән атнада районда янгыннар турында хәбәр теркәлмәгән. Шул ук вакытта республика буенча 72 янгын чыккан. 2016 елның 31 декабрендә Миякә районында фаҗига була. Янгында өч кеше һәлак була, шул исәптән ике янгын сагы хезмәткәре.
Аннары район хакимияте башлыгы урынбасарлары Ф.В.Исмәгыйлев, А.Ә.Суфьянова, В.Г.Шәрипова үз тармакларында башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде, атналык планнар белән уртаклашты.

Читайте нас